Минтимер Шәймиев Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты.

Әхмәд Хаҗи Абдулаев Татарстанга эшлекле очрашуга килде. Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Ул Болгар музей-саклаулыгында булды, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышты, Россия ислам институтында булды, Чистайда изге урыннарны карады, Казан Кремле буйлап экскурсиядә, Кол Шәриф мәчетендә, Әҗем, Апанай, Галиев мәчетләрендә булды.

Очрашу башында Әхмәд Хаҗи Болгар музей-саклаулыгында, Болгар ислам академиясендә һәм Казан мәчетләрендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Әңгәмә барышында Татарстан белән Дагыстан арасында дини белем бирү һәм рухи мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Дагыстан ислам университеты ректоры Мөхәммәд Абдулаев, “Симург” ҖЧҖ генераль директоры Самат Хәкимов катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International