Минтимер Шәймиев Болгарда мөселман дин әһелләре белән очрашуда катнашты

2019 елның 15 июне, шимбә

Бүген  Болгар ислам академиясендә  Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми һәм ирекле рәвештә исламны кабул итүенә багышланган “Изге Болгар җыены” кысаларында  дин әһелләре белән очрашу узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Федераль Милли эшләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм ТР Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин,Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кырымның мөселман дин әһелләре катнашты. 

Болгар - Россия мөселманнарының рухи мәдәниятында уникаль урын били. 922 елда сайлау нәтиҗәсендә ислам илнең традицион диннәренең берсенә әверелде, дәүләтебезнең поликонфессиональ характерын формалаштыруга ярдәм итте. Күбесенчә Ислам мәдәнияте нәтиҗәсендә Россиянең көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы уникаль цивилизациясе формалашу мөмкин булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашуда хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясында баручы процесслар тулысынча Россия өммәтендә дә чагыла. Ул мөселманнарга берләшү  кирәклеген, тискәре тенденцияләргә каршы торуның бердәм алымнарын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Бу процесста Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. “Күптән түгел без сезнең белән бу мәгариф учреждениесе нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашкан идек, ә менә быел мөселман дин тәгълиматы буенча беренче докторлык диссертацияләрен якларга җыеналар. Академияне тәмамлаучылар җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга булышырлыр дип ышанабыз”, - диде ТР Президенты. 

ТР Президенты белдергәнчә, Татарстанда ислам оешмалары белән хезмәттәшлекнең зур тәҗрибәсе тупланган. Ул искәрткәнчә, 2006 елда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме оештырылды, аны Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкләделәр. 2014 елдан бу оешманы РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 19 июнендә РФ Тышкы эшләр министрлыгында  яңартылган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен тәкъдир итү булачак.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2010 елдан Казанда абруйлы мөфтиләр һәм имамнар катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Быел форум 10 нчы мәртәбә оештырылды. Шулай ук ИХО һәм РФ Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан башкаласында ел саен “Kazansummit: Россия-Ислам дөньясы” халыкара икътисадый саммиты уздырыла. 

“Заманның өндәүләренә каршы тору максатларында беренче чиратта илебез халыкларының тарихи-мәдәни традицияләренә таянырга кирәк. Бу җәһәттән дин әһелләренә мөһим роль бирелә”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләгәнчә, Болгар ислам академиясенең Попечительлек советын оештыру кирәк. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Бөтенроссия голәмәләр шурасын булдыруны тәкъдим итте. “Кичектерергә ярамый. Бу карарларны кабул итмәсәк, без төп өлешне югалтырга мөмкинбез”, - диде ул.

Очрашуда катнашучылар дини белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре, Болгар ислам академиясен алга таба да үстерү, Болгарда балалар җәйге дини-агарту лагерын булдыру турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International