Минтимер Шәймиев Владимир Яковлев һәм Ефим Басин белән очрашты

21 июнь 2019 ел., җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия төзүчеләр берлеге президенты, Санкт-Петербургның экс-губернаторы Владимир Яковлев һәм Байкал-Амур магистрален төзү идарәсенең элеккеге башлыгы, Социалистик  Хезмәт Герое Ефим Басин белән очрашты.

Владимир Яковлев һәм Ефим Басин Казанга Россия төзүчеләр Берлеге, НОСТРОЙ һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының төзелеш өлкәсендә эшкуарлык буенча комитетының уртак киңәшмәсендә катнашу өчен килде.

Кунаклар зур кызыксыну белән “Яңарыш” Республика фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеге белән таныштылар. Минтимер Шәймиев борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрен  торгызуга, Болгар ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга багышланган экспозицияне тәкъдим итте.

Кунакларны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования