Минтимер Шәймиев Жанболат Мурзалин белән очрашты

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының  Казандагы яңа Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.

Казахстан Республикасының  Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. 2019 елның июль аеннан Казахстанның Казандагы Генераль консулы буларак Жанболат Мурзалин эшли башлады. Элек ул Казахстан Республикасының  Россия Федерациясендәге Илчелегендә киңәшче булып эшләгән.

Минтимер Шәймиев Жанболат Мурзалинны Татарстанда эшчәнлеге башлану белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.

“Безнең халыклар арасында элек-электән дуслык, тугандаш мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашу урнашкан. Безнең бурыч – аларны алга таба да ныгыту өчен эшләү”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Жанболат Мурзалин борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Татарстанга килеп җитү белән Болгар һәм Зөядә булдым. Тарихка карата шундый игътибарлы мөнәсәбәткә сокландым. Хәзерге дөньяда үсәргә теләгән һәр халык, барыннан да элек, үз тарихын күтәрергә һәм күрсәтергә тиеш. Болгарда да, Зөядә дә килүчеләр һәм туристлар өчен күп эш башкарылган, инфраструктура уйланылган, юллар бик яхшы. Болгар мавзолейлары Казахстан территориясендәге тарихи мавзолейларга охшаган. Зөя дә ошады - үзенчәлекле утрау-шәһәр. Мин Сезнең бу проектның инициаторы, идеяле рухландыручысы булуыгызны белә идем. Сез аны тормышка ашыргансыз, ә хәзер моны үз күзләрем белән күрдем. Безгә тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә Татарстанның бай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк”, - дип өстәде Жанболат Мурзалин.

Казахстан Республикасында соңгы елларда Кембридж, Оксфорд һәм дөньяның башка университетлары тәҗрибәсе нигезендә булдырылган полилингваль укыту системасы уңышлы гамәлгә кертелгәнгә, Минтимер Шәймиевне бу илдә полилингваль белем бирү комплексларының эш тәҗрибәсе кызыксындырды. Аларда балалар өч телне өйрәнә: дәүләт теле буларак казах теле, рус теле - милләтара аралашу теле һәм глобаль икътисадка уңышлы интеграцияләнү теле буларак инглиз теле.

Әңгәмә барышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы икътисад, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә Казахстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең үсеше турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International