Минтимер Шәймиев мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең төп темасы – “Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак”.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, зур предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр республикда тагын 6 500 укучыга 5 мәктәпне һәм 3 мәктәпкә янкорманы, шулай ук 6 070 урынлык 28 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әйдәп баручы эш бирүчеләр белән берлектә 37 заманча ресурс үзәкләре булдырылды. 2020 елда ресурс үзәкләре саны 41гә җиткереләчәк. Сәләтле балалар өчен махсуслаштырылган лицей-интернатлар челтәре уңышлы үсә – төбәктә алар барлыгы 15.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан җитди бурыч куелган – гомуми белем сыйфаты буенча Россия дөньяда әйдәп баручы илләр 10лыгына керергә тиеш.  

“Бу бездән җитди чаралар күрүне таләп итә. Татарстан Республикасы мәгариф системасына зур игътибар бирә. Беренче чиратта бу – инфраструктураны киләчәктә дә үстерү, заманча педагогик кадрлар һәм укытучылар хезмәтен мотивацияләү системаларын әзерләү, мәгариф технологияләрен камилләштерү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

“5 ел эчендә мәгариф тармагының берләштерелгән бюджеты өчтән бергә артты һәм 100 млрд сумнан артып ките”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

“Республика педагогик кадрларының һәм укучыларыбызның югары уңышлары, иң беренче чиратта, олимпиада хәрәкәтендәге югары уңышлары белән горурлана ала. Без – Россия Федерациясе субъектлары арасында инновацион үсеш рейтингындагы лидерларның берсе”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искә алганча, бүген мәгариф оешмаларының мөһим бурычы – тәрбия эше, нәкъ менә бу конференция темасын билгеләде дә инде – “Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак”.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехинага Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең  август киңәшмәсендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International