Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Казан Кремлендә булды

13 сентябрь 2019 ел., җомга

Галиҗәнап Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә булды.

Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында аларны “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев озата йөрде.

Кунакка биналарның тарихы һәм архитектурасы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования