Минтимер Шәймиев Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген Казанның “Корстон” КСКК мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Кырым Республикасы Министрлар Советы рәисе Юрий Гоцанюк, Татарстан Республикасының элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты белән бер өстәлдә Мамадыш районыннан Татарстанның машина белән сыер саву буенча җиде тапкыр абсолют чемпионы Сания Насыйбуллина һәм Зәй районыннан механизатор, тармак ветераны Фәрит Миңнебаев утырды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы субъектлары рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында бара. Катлаулы һава шартларына карамастан, быел 4,4 млн тонна иген, 2,5 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыначак, 527 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. “Республика берничә ел рәттән Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы урынны саклап килә. Быел 1,9 млн тонналап сөт җитештереләчәк”, - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Татарстанда 450 меңләп шәхси хуҗалык, 4,6 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 1,2 меңнән артык гаилә фермасы бар.

“Авыл – ул Татарстанның күп милләтле халкының традицияләрен саклаучы. Шуңа авыл халкының тормыш сыйфатларын яхшырту өстенлекле юнәлеш булып кала. Авылда яшәүчеләр өчен йортлар төзелә, газ һәм су кертелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Юл-транспорт инфраструктурасын үстерү буенча зур күләмдә эшләр башкарыла. Быел юллар төзелешенә һәм ремонтлауга 32 млрд сум акча биреләчәк”, - дип белдерде ТР Президенты.

Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан шәһәрләрендә атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруда актив катнашучы районнарны билгеләп үтте.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Марат Әхмәтов Александр Невский орденына лаек булды. Татарстан Президенты аңа республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Марат Әхмәтовның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәндә туплаган бай тәҗрибәсе республиканың Дәүләт Советындагы эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.  

Марат Әхмәтов үз чиратында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевкә ышаныч күрсәтүләре һәм авыл хуҗалыгына даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International