Минтимер Шәймиев “КАМАЗ” заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта: Ул вакытта барысы да Камадагы батырлык турында сөйләде

2019 елның 13 декабре, җомга

Нәкъ 50 ел элек, 1969 елның 13 декабрендә, булачак автогигантның сәнәгать мәйданчыгында экскаватор беренче чүмеч җирне казып алды. “КАМАЗ” заводын төзү тарихы турында бүген автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев искә алды.

Митинг “КАМАЗ” автомобиль заводында узды, тантаналы чарага завод ветераннары, беренче башлаучылар, заводны төзүчеләр, компания хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре килгән иде. Тантанада 3 меңнән артык кеше катнашты.

Тантаналы митингны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Борисов ачты. Ул завод хезмәткәрләрен ирешелгән уңышларда туктап калмаска чакырды, киләчәктә тотрыклы үсеш теләде.

 “Ул вакытта барысы да Камадагы батырлык турында сөйләде.   Заводның нигез ташын салуда катнашкан кешеләргә хәзер 70 яшьтән дә ким түгел, күбесенә 75 һәм 80 яшь. Алар башлады, нәкъ менә алар барысын да үз кулларына алды, алар илебезнең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт, төрле дин кешеләрен  берләштерде. Бу бердәмлек рухы күп елларга сакланды. Безнең өчен иң мөһиме – дуслык һәм рухи бердәмлек. Бу иң әһәмиятлесе! Бүген Россия Президенты Владимир Путин илебезнең көчен арттыруга зур әһәмият бирә, һәм рухи бердәмлек дәүләтебез көчен ныгытуда иң мөһиме булып тора”, - диде Минтимер Шәймиев.

КАМАЗ - дөньядагы иң куәтле машиналар төзү комплексларының берсе, һәм моның өчен Россия Президенты һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан күп нәрсә эшләнде, дип ассызыклады  Минтимер Шәймиев.

Ул предприятие ветераннарын бәйрәм белән котлады .

“Мин сезне чын күңелдән котлыйм, ветераннарга баш иям һәм сәламәтлек телим”,- диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International