Минтимер Шәймиев Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XIV съездында катнашты

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XIV съезды узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика казанышлары - хакимият органнарының бердәм эш нәтиҗәсе дә ул. 

Күп кенә мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе ил җитәкчелегенең ярдәме хисабына ирешелә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган атнада Татарстанда булды. Ул "КАМАЗ"га 50 ел тулу тантанасында катнашты. Бу дәүләт Башлыгының республикага быел дүртенче тапкыр килүе. “Предприятие эшчәнлегенә, һәм гомумән Татарстан эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Бу безне тагын да нәтиҗәле эшкә этәрергә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

“Икътисадның динамик үсеше, федераль органнар белән ныклы хезмәттәшлек муниципаль берәмлекләр үсешендәге күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, - дип өстәде Татарстан Президенты. - Бу мәсьәләләрне хәл итүгә Россия Президенты Указы белән 12 өстенлекле юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар юнәлдерелгән, Татарстан шулар кысаларында 49 федераль проектта катнаша”. 

Бик күп мәсьәләләр республика программалары исәбенә хәл ителә. Быел 40 программа гамәлгә ашырылды, бу максатка 40 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, Татарстанның юл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләргә 35 млрд. сум акча юнәлтелде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам ителәчәк. Киләсе елга алар саны 50-гә кадәр үсә. Финанслау 55 млрд. сумнан арта. Алар арасында - Россиядә бездә генә гамәлгә ашырыла торган “Безнең ишек алды” программасы.  

Рөстәм Миңнеханов 2020 ел вакыйгаларга бай булачагын билгеләде. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бөтенроссия халык санын алу чарасы да узачагын искәртте. “Безнең бурыч — тыныч мохиттә барлык кирәкле аңлату эшләрен уздыру, бөтен ресурсларны эшкә җигү. Октябрьдә халык исәбен алу башлангач түгел, бу эшләрне бүген үк башларга кирәк. Бу вакыйгалар Хөкүмәт, парламент, җирле үзидарә органнарының бердәм эшен сорый. Алар ветераннарны хөрмәтләүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Без аңларга тиеш: бүген ирешелгәннәр - ветераннар салган фундамент”, - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International