Минтимер Шәймиев: “Күптелле белем бирү комплексларын тәмамлаучы укучылар югары дәрәҗәдә белемле кешеләр булачак”

2019 елның 18 мае, шимбә

Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу эшләреннән соң Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе күптелле белем бирү комплекслары булдыру өстендә эшли башлады. Бу мәктәпләрдә балалар өч телдә белем алачак. Андрей Кузьмин белән әңгәмәсенең икенче өлешендә Минтимер Шәймиев ни өчен мәгариф һәм туган тел мәсьәләләренә битараф кала алмавы, яңа комплексларның элита  мәктәпләреннән ни белән аерылачагы турында сөйләде.

— Минтимер Шәрипович, Сезнең эшчәнлек хәзер мәгариф өлкәсенә юнәлде. Моның сәбәбе нидә? Бу республика өчен, милләт, балалар өчен аеруча кискен мәсьәлә булгангамы?

— Мин бу проблеманы бөтен кеше өчен дә, бөтен ил өчен дә актуаль дип саныйм. Гәрчә совет заманындагы мәгариф системасы үз вакытында бик яхшы булса да. Моны инкарь итеп булмый. Мин үзем авыл егете. Безнең Калинин районы үзәгендә (1935-1959 нчы елларда ТАССРдагы хакимият-территория берәмлеге – ред.) бер генә рус гаиләсе бар иде – Выборновлар, әтиләре банк идарәчесе. Алар рус телен онытканнар инде дип шаярталар иде. Безнең мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәр татар телендә укытылды. Шуңа карамастан, укытучыбыз әйбәт булганга, русча без бик грамоталы язабыз. Мин текстларга, дөрес язылышка һәрчак игътибар итәм, аппаратта моны бөтенесе белә. Система яхшы иде диясем килә.

Әмма хәзер дөнья ачылды, без дә дөньяга ачылдык. Билгеле булганча, элек ил ябык иде. Кайберәүләр белеме-әзерлеге булмаган килеш, тел белмичә Америкага яисә башка илләргә чыгып киттеләр. Каядыр чит-ят җирдә, күләгәдә яшәп ятуны бәхет дип булмый, гәрчә үзләре моны бик танырга теләмәсә дә.

Үзебезне һәм үз илебезне хөрмәт итәбез икән, без конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Дөнья ачылды, аны ябарга кирәкми дә, бу мөмкин дә түгел. Узган ел Казанда ЮНЕСКО юнәлеше буенча, кешелекне саклау турында конференция булды. Мин бер танылган фәлсәфәче чыгышын тыңладым, аңа сораулар да бирдем. Глобальләшү һәм техник алгарыш процесслары кешедән тормый, диде ул. Гәрчә алар кеше акылы һәм кулы белән эшләнсә дә. Танып-белү процессы дөньяның үзе кебек чиксез һәм аны туктату мөмкин түгел.

Миңа математикадагы чиксез олы һәм чиксез кече зурлыклар турында төшенчә ошый. Кече зурлыклар турында болай диләр: “Алар һәрвакыт нульгә омтыла, ләкин нуль түгел”. Яки чиксез олы зурлыклар – инде йөзләрчә галактикалар, күпме планеталар ачылган! Цифрлы экономика да хәзер искиткеч зур тизлектә үсеп бара. Мин, инде кичәге көн кешесе булсам да, бөтен нәрсәнең тиз һәм колачлы үсүен тоеп торам. Моңа ничек битараф булырга мөмкин?

Без, беренче чиратта - татарлар, татар теленә бәйле мәсьәләләрне бик авыр кабул иттек. Күпме еллар дәвамында без Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясе буенча төгәл эшләдек. Ләкин туган телләргә басым ясарга маташучы көчләр табыла. Моңа юл куярга ярамый. Туган тел – беренчел төшенчә. Ошыймы бу кемгәдер, ошамыймы. Мин һәрвакыт әйтә киләм: бу турыда сүз башлаганчы, үз туган телегездән мәхрүм калып карагыз, ул чакта ни диярсез? Бу гадел искәртү. Мәсьәлә үзеңә кагылмаганда, фикер йөртү бик җиңел. Бу бик нечкә материя, ипләп эшләргә кирәк.

Проблема чыннан да бар, чөнки Россия - күпмилләтле ил. Тыныч кына, сабыр гына, көчне һәм вакытны кызганмыйча эш итү зарур. Кешеләр күңелендә шик-шөбһә тудыру нигә кирәк?

Бу нәрсәләр бик сак эш итүне сорый. Безнең үзебезгә дә туган телне өйрәтүнең нәтиҗәлерәк методикаларын эшләргә кирәк булган. Без дөньяга ачылгач, белем бирү алымнары үзгәрде. Шаккатарсың. Мин хәзер белем бирү комплекслары белән шөгыльләнә башладым. “Инде ярты ел беренче сыйныфта укыйм”, - дим барысына да. Үзем өчен шушы яңа дөньяны ачам. Кембридж системасын һәм дөньядагы башка тәҗрибәләрне өйрәнәбез. Хәзер бит балалар да башка, аларга бөтендөнья мәгълүмат киңлеге ачык. Балалар бакчасыннан ук башлап, бик күп нәрсәне сеңдерә алалар. Башлангыч мәктәпне дә кушып җибәрсәң, белем бирүгә акыллы караш булганда, аларны бик күп нәрсәгә өйрәтеп була. Моны дөнья тәҗрибәсе дә күрсәтә, галимнәр дә шул фикердә.

Без ачкыч эзлибез, өйрәнәбез, дөнья ачык – өйрәнер нәрсәләр бар. Хәзер бу юлдан Татарстан гына бармый, Мәскәүнең үзендә дә йөзләрчә белем бирү комплекслары бар.

ЮНЕСКО оешмасы хәзер Франция тәкъдим иткән карар проектын карый. Мәгълүм ки, ЮНЕСКО мәгариф, мәдәният, фән мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу проект буенча, ЮНЕСКО әгъзасы булган дәүләтләрдә ким дигәндә ике чит тел өйрәнү бурычы куела. Дөньяда менә шундый эш бара, моны тормыш үзе таләп итә.

Без Татарстанда туган тел проблемаларына күз йома алмыйбыз. Төрле милләттән булган ата-аналар арасында аңлашылмаучылыклар тудыру нигә кирәк?

Иң мөһиме – безнең бик яхшы үрнәгебез бар. Беренче белем бирү комплексы өчен нигез итеп ни өчен 165 нче мәктәпне сайладык без? Бу мәктәпнең директоры Айдар Шәмсетдинов – Россия буенча иң яхшы мәктәп директорларының берсе. Аның мәктәбендә андый проблемалар юк. Ул үз эшен рус мәктәбе нигезендә башлап җибәргән. 165 нче мәктәптә берничә милләт баласы укый. Үзара аралашканда кайберләре русча сөйләшә, кайберләре - татарча, аннары бергәләп инглиз теленә күчәләр, кемдер катнаштырып сөйли. Мәктәп умарта күчедәй гөжләп тора. Мин мәктәптә укыганда әткәй белән кортлыкка йөри идем, шуңа күрә мондый эшлекле гөҗләү миңа бик таныш.

—Ә нәрсә беренчел – күптеллелекме, әллә заманча укыту алымнарымы?

—Бөтенесе бергә.

—Ярый, ачтык та ди – болар элиталы биш-ун мәктәп булып кына чыкмасмы соң? Ә калганнарга нишләргә? Яки бу мәктәпләр медодикалар эшләү буенча әйдәп баручы итеп ниятләнәме?

—Алар маяклар булырга тиеш. Хәзер бит кайбер җирләрдә шулай ук инглиз телен дә укыталар, ләкин ул түләүле дә, кыйммәт тә. Ә без башкачарак эшләргә тырышачакбыз.

Апрель башында без бөтен тәкъдимнәрне Рөстәм Нургалиевич янына җыелып карап чыктык, ничегрәк, нәрсәдән башлауны уйладык. Башлап җибәргәндә алты белем бирү комплексы булдыру хупланды.

Эшне Казаннан башлавыбызның сәбәбе шунда ки, биредә әлеге проблеманың иң куерган урыны – телләр турындагы канунның, Россия Конституциясенең, Татарстан Конституциясенең аерым маддәләре үтәлеше дә. Без күп кенә сорауларга җавап табарга тиешбез. Без ни өчен бу белем бирү комплексларын оттырышсыз вариант дип саныйбыз? Беренчедән, бу белем бирү базасын матди яктан яхшырту була. Безнең республикада, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ул болай да начар түгел. Без белем бирү комплексын мәктәп тә, бакча да булган җирлектә ясыйбыз. Инде эшләнгән методика буенча барабыз, мәктәпләрнең берсе нигез итеп алына, үзгәртеп корырга кирәк икән – башкарабыз. Мәсәлән, 165 нче мәктәпнең гамәлдәге бинасына янкорма төзибез. Ләкин бу янкорма гына түгел, ул алга таба башлангыч мәктәп бинасы булачак. Ә яңа урында – Бондаренко урамында – урта мәктәп төзибез. 1025 балага исәпләнгән урта мәктәп бинасы проектын сайладык. Һәм болар барысы бер комплекс тәшкил итәчәк: балалар бакчалары, башлангыч мәктәп һәм урта мәктәп.

— Мондый мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар нинди булачак?

— Алар югары дәрәҗәдә белемле кешеләр булачак.

— Төрле телләрдә сөйләшә торганмы? Белемнәре дә Россиянең яки чит илнең теләсә-кайсы югары уку йортына керерлек дәрәҗәдә булачакмы?

— Без кокурентлыкка сәләтле балалар әзерләп чыгарырга тиеш. Бу очракта ата-аналарга һәм мәктәпләрдәге ата-аналар советларына зур роль бирелә.

Иң төп мәсьәләләрнең берсе – кадрлар әзерләү. Без татар теле укытучылары җитми, дибез. Инглиз теле буенча да әлегә шул ук хәл. Күптән түгел без Казан университетында булдык. Көне буе ял да итмичә биналары буйлап йөрдек. Лабораторияләрен карадык, чит ил студентлары ничек укый, шулар белән кызыксындык. Кытайдан, Италиядән, Испаниядән, Франциядән һәм башка илләрдән студентлар бар. Алар рус телен өйрәнә.

Бу мәсьәләгә Мәгариф һәм фән министрлыгы да кушылды, педагогия көллиятләре, институтлар да. Алар Чаллыда, Алабугада бар, тик ныклап уйларга, тикшерергә, киңәшләшергә кирәк – нәрсәнедер башкача корырга, өстәмә чаралар күрергә. Хәзер моның белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты ныклап шөгыльләнә.

— Минтимер Шәрипович, Сез ни өчен нәкъ менә шушы мәсьәлә белән шөгыльләнәсез? Россиянең бөтен бер Мәгърифәт министрлыгы бар, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бездә күпме мәктәп, институт. Сезне бу нәрсәсе белән “эләктереп” алды?

— Бу - безнең бөтен яшьләребез язмышы. Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә карасаң, без бит күп эшләргә сәләтле ләбаса. Уйлап кына карагыз – елына 600 миллиард сумга якын инвестиция – бу бит кайберәүләрнең төшенә генә керергә мөмкин! Әле кайчандыр халыкка бер миллион квадрат метр торак төзү турында хыяллана идек, ә хәзер 2,4 миллион төзибез. Без күп мәсьәләләрне үз көчебез белән хәл итә алабыз. Әлбәттә, мәгариф мәсьәләсе катлаулырак булыр, бигрәк тә милли факторны исәпкә алганда. Нигә әле без моны күрмәмешкә салышырга тиеш? Бу проблемаларны тиешенчә хәл итәргә һәм шул ук вакытта кокурентлыкка сәләтле балалар әзерләргә акылыбыз җитәргә тиеш. Бу бит - безнең балаларның язмышы, моның белән шөгыльләнмәскә мөмкинмени?

— Димәк, бу хәзер безнең иң әһәмиятле проблема, шулаймы?

— Әйе, бу инде өлгереп җиткән мәсьәлә. Без бит хәзер гел мәктәпләрдә йөрибез, Татарстанда да, Мәскәүдә дә. Әйе, мәсәлән, Грефның банк мәктәбе бар (монда сүз, мөгаен, Сбербанк идарәсе рәисе Герман Грефның хатыны Яна Греф ачкан Хорошёв прогимназиясе турында бара – ред.). Ләкин анда һәркем укый алмый. Ә без исә теләгән һәр бала кереп укый алырлык итәргә телибез.

Нигә алты комплекс? Икесе - Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада - берәр. Без аларны оештыргач, алга таба караячакбыз. Бу системага әле шәһәр читендә ел әйләнәсе эшли торган белем бирү кампуслары да керәчәк.

Төзелешкә кагылышлы сорауларның барысын да Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич карап чыкты. Әлбәттә, чыгымнар булачак. Хәзер иң мөһиме - кадрлар әзерләү. Ана телләре инглиз теле булган оста укытучылар бик аз, аларның хезмәте югары бәядә. Университетларда үзебезнең педагогларны яхшы дәрәҗәдә әзерләргә кирәк.

— …һәм татар теле укытучыларын да.

— Әйе, мин бөтен комплекс турында әйтәм. Министрлыкта хәзер моның белән шөгыльләнәләр. Биредә кемнедер гаепләп тә булмый, ләкин вакыты килеп җитте. Дөньяның ачык булуы шартларында бу мәсьәләгә тотынырга кирәк. Теләге булган һәркем укый алырлык булсын. Тагын бер кат әйтим: матди нигезе акча кертүне таләп итә, ләкин булганын исәпкә алып эшләргә кирәк. Кайдадыр балалар бакчасына капиталь ремонт ясарга, кайдадыр өстәмә корылма ясарга, янкорма эшләргә, кайдадыр заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә. Заманча белем бирү тирәлеге оештырырга кирәк. Аралашу, уку, өйрәнү барышында балалар башына белем үзе “керәм” дип торсын.

Бу гади юл түгел, ләкин башкасы бармы соң? Булса, күрсәтсеннәр миңа. Вакыт тиз үтә, нишләп без моны эшләмәскә тиеш? Без эшли дә, акча эшли дә беләбез. Ихтыяҗ туган очракта, бюджетны да шушы юнәлешкә бераз борырга туры килер, бәлки. Хәзер безгә эшне башларга, сынап карарга, юллар табарга, ялгышларны төзәтергә кирәк – башкача булмый. Мөмкинлек бар, уңганлык-булганлык безнең халыкның канында ул. Дөньядан артта калсак, үкенечле булачак. Киләчәк хакына килешү юллары табарга кирәк.

Беренче комплексны без «Адымнар— белемгә һәм килешүгә юл» дип атадык. Бу гыйбарә очраклы гына алынмады, без ныклап уйладык. Бу - белем аркылы тынычлыкка-татулыкка таба адымнар дигән сүз.

Укучылар һәм укытучылар арасында каршылыкларның, низагларның бөтен дөньяга яңгыравы кемгә ошый? Мондый хәлләргә күп еллар эшләгән педагоглар да дучар ителә, шунысы аяныч. Алар булсын дип тырыша, тик замана баласына ничек аңлатырга, ничек йогынты ясарга, күңеленә хуш килерлек итәргә икәнен белмиләр. Яшьләр күңеленә, әлбәттә, бөтен нәрсә дә хуш килми, ләкин үзара аңлашу юлларын табарга кирәк.

Белмим, ышандырырлык итеп сөйлимме мин, юкмы - ләкин мин моның белән шөгыльләнергә кирәк дип саныйм. Шушы җирлектә кадрлар да әзерләргә, бөтен булган ысулларны эшкә җигәргә кирәк. «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип юкка гына әйтмибез бит. Хәрәкәтсез бернигә дә ирешеп булмый. Без хәзер юлда, шуңа да мәктәпләрне «Адымнар» дип атадык. Бу адымнар алга таба киң юлларга, күтәренке күңел белән белем алуга, балаларыбызның кеше булып үсүенә китерергә тиеш дип уйлыйбыз.

— Менә шушы күтәренке рухта әңгәмәбезне тәмамларга теләр идем, Минтимер Шәрипович, чөнки Сезнең киләсе очрашуыгыз башланырга тора.

— Бу әңгәмә чиксез булырга мөмкин иде.

— Бик зур рәхмәт Сезгә.

— Сезгә рәхмәт.

https://intertat.tatar/society/mintimer-sh-ymiev-k-ptelle-belem-bir-komplekslaryn-t-mamlauchy-ukuchylar-yugary-d-r-d-belemle-keshel/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International