Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, хәзер ата-бабаларыбыздан калган китапларны яңартып, халыкка Мәүлидне ничек бәйрәм итәргә кирәклеген өйрәтәләр. "Мәүлид ни өчен Болгарда уза?" дигән сорауга җавап биреп, мөфти Болгарның уртак фикергә килү урыны булуын билгеләп үтте. Бүген Болгарда узган тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, бөтен Россиядән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.