Бүген Казанда “Зөянең Успение соборын һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм идарә итү” халыкара семинары башланды. Аны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды белән бергә оештырды. Оештыручылар арасында шулай ук Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге археология институты, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музее, Россия тарих җәмгыяте бар. Семинарның тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклау департаменты консультанты Надежда Филатова, ИКОМОС эксперты, Демокрит университеты(Греция) профессоры Препис Алкивиадис катнашты.