Вакыйгалар хроникасы


"Татар ашлары йорты үз көнен көтеп алды"

Бүген Казанда Татар ашлары йорты ачылды. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлаган иде. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1 катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2 катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 катта исә - офислар.

Танылган Татар ашлары йорты үзе 1969 елда төзелгән иде. Предприятие 1997 елга кадәр эшләде дә, 1998 елда аның җирлегендә "Татар ашлары йорты" ачык акционерлык җәмгыяте оешты. Бүген милли аш-су йортын ачу тантанасына Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков та килде. Татар ашлары йортының генераль директоры Рәфгать Гарипов билгеләп үткәнчә, башкалада бүген ике бәйрәм - берсе күптән көтелгән милли аш-су йортының яңадан сафка басуы булса, икенчесе - шушы йортта күп еллар җитештерү бүлеге мөдире булып эшләгән пешекче Юныс Әхмәтҗановка истәлек тактасының куелуы.

Ю.Әхмәтҗанов Татар милли ашлары йортында 1968-1984 елларда хезмәт куя. Ул татар милли ризыкларына багышланган, бик күп төрле рецепт китаплары авторы. Осталыгы һәм профессиональлеге өчен пешекче күп санлы медальләр белән дә бүләкләнгән.

Истәлек тактасын ачканда Минтимер Шәймиев тә Юныс Әхмәтҗановның татар милли кухнясын танытуга керткән өлешен билгеләп үтте. "Без аның белән таныш идек. Юныс Әхмәтҗановны бик кешелекле, үз эшен яратучы шәхес буларак хәтерлим. Әмма ул бу дөньядан бик иртә китте, аңа бары 57 яшь иде, - диде Президент. - Шушы Татар ашлары йорты да Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлансын, аның дәрәҗәсен төшермәгез. Бу йорт элек тә халык арасында бик танылган иде, хәзер дә үзенең данын югалтмасын", - дип теләде М.Шәймиев.

Истәлек тактасын ачуда шулай ук Юныс Әхмәтҗановның кызы - кулинар Фәридә Давыдова һәм хатыны - Зәйтүнә ханым да катнашты.

"Татар ашлары йорты үз көнен көтеп алды. Казанда кунакларыбызны милли ризыкларыбыз белән сыйларлык урын булуы шатлыклы хәл, чөнки татар аш-суын бөтен милләт вәкилләре дә яратып кабул итә. Безнең өчпочмакларны белмәгән кеше юктыр, үзебез дә бер кая да чәк-чәксез йөрмибез", - диде Президент.


"Интертат" агентлыгы, 26 ноябрь 2004 ел