Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Бүгенге бәйрәм - ул игенчеләрнең, терлекчеләрнең һәм көндә шул тармакта эшләүчеләрнең хезмәт бәйрәме”

Бүген Казан теннис академиясе мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты. 

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә республика тулай төбәк продуктының 11%ы туры килә. Авыл хуҗалыгы җыелма продукция күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан лидерлар рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, соңгы еллардагы һава торышының уңайсыз булуына карамастан, быел Татарстан үзенең потенциалын саклап кала алды һәм 5 млн. тоннадан артык бөртекле ашлык җыйды. “Без шулай ук шикәр чөгендеренең рекордлы  уңышына өмет итәбез – 2,8 млн. тоннадан артык, бу күрсәткечне 3 миллионга җиткерү мөмкинлеге бар. Республика сөт терлекчелеге буенча танылган лидер. 2017 елда сөт барлыгы 1,8 млн. тонна җитештереләчәк, үсеш – 2,2 процент, 500 мең тоннага якын терлек һәм кош ите җитештереләчәк”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул асссызыклаганча, Татарстан – республиканың агросәнәгать комплексы бүген ил төбәкләре арасында халкын төп продукция төрләре белән тәэмин итүчеләрнең берсе, шуның шактый өлешен илнең башка төбәкләренә дә чыгара.

“Бу – меңләгән агрономнар, терлекчеләр, механизаторлар, ветеринарлар коллективларының тырыш хезмәте һәм төпле гамәлләре нәтиҗәсе. Безнең кешеләр – авылның төп байлыгы!”, - диде ул. 

Республикада эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. 2017 елда терлекчелек объектларын, элеваторларны, теплица комплексларын төзү һәм яңарту эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү  инфраструктурасы үсә.

“Соңгы елларда авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча авылга юнәлешле 37 программа эшли. Монда мәгариф һәм спорт объектлары төзелә, килер юллар салына, медицина учреждениеләре һәм мәдәният объектлары корыла”, - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына, энергетикларга, машина төзүчеләргә һәм транспортчыларга аерым рәхмәтләрен җиткерде.  

Аннары Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән телеграммада Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев та тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады.  

 “Ата-балаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга эшләп, һәрвакыт зур уңышларга, зур терлечелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – бөтен халык бәйрәме, зур көч түгеп, фидакарь хезмәт белән ирешелгән бәйрәм. Бүген республика ирешкән нәтиҗәләр – игенчеләр, терлекчеләрнең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге тантана чын мәгнәсендә тарихи тантана. Моның кадәр уңыш алып, бу чаклы сөт җитештергән юк иде әле. Сөт җитештергән республика авыл хуҗалыгында иң зур дәрәҗәдә эшли белә торган төбәк булып санала. Башка культуралар өчен чәчүлек мәйданнарын киметкән килеш тә, 5 млн тонна икмәк җыеп алу – зур уңыш. Республиканың барлык тармакларда да үсеш алуы, бөтен ил өчен үрнәк булуы безнең халыкның булдыклылыгы, тырышлыгы турында сөйли. Без эшли белүебезне күрсәттек, бу барыбызның да казанышы”, – диде ул. 

Тармакның барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, Минтимер Шәймиев ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны аерым мактап телгә алды. Аның башта институтны тәмамлауга колхоз рәисе, аннары менә инде 18 ел министр булуын билгеләп узды. “Булдыра, һәркемгә җаен таба белә, үз эшенең остасы, талантлы, булдыклы. Безгә аның кадерен белергә кирәк”, – дип ассызыклады ул.

Авыл хезмәтчәннәре өчен республиканың иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылган иде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте