Вакыйгалар хроникасы


Киров өлкәсе белән аралар якынаерга тиеш!

5 февраль 2005. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ут күршебез - Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеин белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы вице-спикеры, Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов та катнашты.

Очрашуда сүз ике күрше төбәкнең икътисадлары арасынлагы бәйләнешләр бары аерым оешмалар дәрәҗәсендә булуы билгеләнде, хезмәттәшлек исә тирәнәергә һәм киңәергә, интеграция үсәргә тиеш. Моның өчен ике арада төгәл координацияне төгаенләргә кирәк. Минтимер Шәймиев шушы уңайдан: "Киров өлкәсе безнең иң якын күрешләребезнең берсе, шуңа карамастан икътисадый бәйләнешләр тиешле дәрәҗәдә түгел. Без моның белән канәгатьләнә алмыйбыз", - диде.

Ике якка да файдалы хезмәттәшлеккә нигез бар, уртак фикерләр дә әз түгел. Урман кисү-әзерләү һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәттәшлек бүгенге көндә бар. Ләкин аны киңәйтергә була. Татарстандагы урманнар сәнәгати дәрәҗәдә кулланырлык түгел, аларның мәйданы "критик хәлдә". Агач эшкәртү оешмалары күп очракта Киров өлкәсеннән китертелгән чимал белән эшли.

Агрокомплекста да хезмәттәшлек итүгә нигезле җирлек бар, мәсәлән, авыл хуҗалыгы тауарларын эшкәртүдә. Татарстанны Киров өлкәсенең төньягында табылган фосфоритлардан җитештерелүче минераль ашламалар да кызыксындыра, киләчәктә аларны җитештерүче илдәге иң зур комбинат белән икътисадый элемтәләр киңәюгә өмет бар.

Киров өлкәсендә нефть ятмалары булуы да билгеле. Әмма аларның ныклап тикшерелгәне юк. Бу өлкәдә зур тәҗрибәләре булган Татарстан нефтьчеләренең бу эшкә алынуы да ихтимал.

Николай Шаклеин фикеренчә, Киров өлкәсе өчен Татарстан икътисадый үсешнең үрнәге. Казанда ул бу атнада икенче мәртәбә булса да, моңа кадәр килгәне булмаган икән. Алга таба бәйләнешләр һәр ике төбәктә яшәүчеләрнең файдасына киңәер һәм ныгыр, дигән өмет белдерде Киров өлкәсе губернаторы.

Минтимер Шәймиев һәм Николай Шаклеин шулай ук федераль хакимият органнары, төгәлрәк әйткәндә Россиянең транпорт министры мөрәҗәгатькә дә кул куйганнар. Әлеге документта Нократ Аланыв янында инде ике ел төзелүче күпергә активрак ярдәм итәргә кирәклеге әйтелә. Бу күпер зур һәм эффектив транпорт урыны булырга, күрше төбәкләр арасындагы интеграцияне дә ныгытырга тиеш. Бу мөрәҗәгатькә Удмуртия Президенты да кул куяр дип көтелә. Очрашуда катнашкан Олег Морозов та ярдәмен вәгъдәләгән.


"Intertat", 5 февраль 2005.