Вакыйгалар хроникасы


Архангельск өлкәсе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

5 февраль 2005. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Архангельск өлкәсе хакимияте башлыгы Николай Киселев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һ.б. катнашты.

Татарстан белән Архангельс өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү 1999 елда төзелгән иде. "Хезмәттәшлеккә нигез салынган, әмма ул әле дә бер яклы гына. Товар әйләнеше миллиард сумнан артык булса да бу өлкәдә республика гына үзеннән өлеш кертә", - дип канәгатьсезлек белдерде М.Шәймиев. Татарстан Архангельскига энергия ресурсларын, аерым алганда мазут сата. "Ике төбәкнең дә зур сәнәгать предприятиеләре бар, шуңа күрә башка тармаклар буенча да эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру файдалы булачак", - диде Татарстан Президенты. Бүгенге очрашуда Архангельск белән республика арасында машина төзелеше, азык-төлек эшкәртү һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында уртак фикергә киленде. Шул уңайдан ике төбәк вәкилләреннән торган эшче төркем оештырырга килешенде.

Николай Киселевны республикада иң таң калдырганы - торак төзелеше булган. "Татарстан - төзелеш мәйданы. Мондагы тәҗрибәне өйрәнү безнең өчен аеруча файдалы", - диде Архангельск хакимияте башлыгы. Чөнки соңгы елда 1 400 мең халык исәпләнгән өлкәдә нибары 75 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Татарстанда исә бу сан - 1 750 мең квадрат метрны тәшкил итә. Николай Киселев шулай ук судно төзелеше (өлкә территориясендә Россиянең дәүләт атом судно төзелеше үзәге урнашкан), нефть чыганакларын ачу эшләре һәм җирле үзидарә, ташламаларны акчалата түләү законнарын тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча да хезмәттәшлек итәргә исәп барлыгын, "Татнефть" белән эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсәчәген әйтте.

Минтимер Шәймиев Архангельск хакимияте башлыгына өлкәдә яшәүче татарларга карата җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтләрен дә ирештерде. "Милли-мәдәни элемтәләр икътисади хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам", - диде Президент. Бүгенге көндә Архангельск өлкәсендә 18 меңнән артык татар яши. Нигездә, алар Архангельскиның үзендә һәм Новодвинск шәһәрендә күп. 1999 елда өлкәдә төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте оештырылган. Әлеге татар җәмгыяте үзенең басмасын - "Татар газеты"н нәшер итә. Шулай ук "Новодвинский рабочий" газетында да кушымта буларак "Мөселман газеты" чыгып килә. Архангельск мэры карары белән быелның 25 гыйнварында шәһәрдә яңа мәчет төзү өчен урын бирелгәне мәгълүм.

Николай Киселев җитәкчелегендә делегация бүген шулай ук "Идея" технопаркында, "Пирамида" күңел-ачу комплексында, "Мелита" җәмгыятендә булачак, кич белән ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итү уңаеннан оештырылачак "түгәрәк өстәл"дә катнашачак. Иртәгә, якшәмбе көнне хакимият башлыгы Казандагы тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән йортларны караячак, Раифа монастыренә барачак һәм кич туплы хоккей буенча дөнья чемпионатының финаль уенына һәм чемпионатны ябу тантанасында барачак.

Билгеле булганча, чемпионаттагы Россия җыелма командасының нигезен Архангельскиның "Водник" командасы уенчылары тәшкил итә. Баш тренер В.Янко шулай ук "Водник"ның да баш тренеры булып тора.


"Intertat", 5 февраль 2005.