Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: Швеция белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү өчен барлык шартлар да бар

Бүген республика Президенты Минтимер Шәймиевнең Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландер әфәнде белән очрашуында Татарстан һәм Швециянең мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлеге үсеше турында фикер алышынды.

Минтимер Шәймиев, барыннан да элек, Швециянең җыелма командасын кичә Казанда тәмамланган туплы хоккей буенча ХХV Дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады. Швеция спортның кышкы төрләрендә еллар буе килгән традицияне бозмыйча, зур уңышларга ирешә, дип билгеләп үтте Президент.

Соңгы елларда Татарстан һәм Швеция арасында барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә нигез салынды, диде республика башлыгы. Ул әлеге процесста Швециянең Россиядәге илчесе вазифаларын Муландер әфәндегә кадәр үтәгән Свен Хирдман әфәнденең дә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Бүген хезмәттәшлекнең юнәлешләре күләмен арттыруга һәм яңаларын үстерүгә барлык шартлар да бар, диде республика башлыгы.

Мәдәни үсеш өлкәсендә нәтиҗәле адым булып Казан дәүләт технология университетында Швеция үзәген ачу тора. Швециянең иҗади оешма һәм бизнес өлкәсе вәкилләре Татарстан башкаласының юбилеен бәйрәм итүдә актив катнашырга ниятли. Соңгы вакытта икътисади хезмәттәшлек актив бара, бигрәк тә автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә, дип билгеләп үтте Президент.

Юхан Муландер очрашу тәмамлангач, журналистларга сүз, аерым алганда, Татарстан предприятиеләренең "Вольво", "Скания" "Эрикссон", "АВВ" кебек эре швед компанияләре белән хезмәттәшлек итүе турында барды, дип хәбәр итте. Очрашуда катнашкан ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов Швеция белән икътисади багланышлар "әлегә безнең потенциаль мөмкинлекләргә тулысынча җавап бирми", дип өстәде. Татарстан һәм Швеция Корольлеге арасында тауар әйләнеше бер елга 120 миллион доллардан артык тәшкил итә, әмма аның структурасында зур өлешне республикадан энергия чыганаклары экспорты тора. Шул ук вакытта, нефть химиясе, җылылык-энергетика, телекоммуникация һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уртак проектлар эшләүгә, авыл хуҗалыгында продукция эшкәртү һәм төрү өлешендә дөньякүләм лидерларның берсе "Тетрапак" фирмасы белән килешүләр төзү өчен зур потенциал бар.

Муландер әфәнде сүзләренчә, Татарстанга килүенең максаты икътисади хезмәттәшлекне үстерү генә булмаган. Швеция делегациясен, аерым алганда, республика территориясендә ике диннең тату-тыныч яшәү тәҗрибәсе кызыксындыра. Бүген Швеция полиэтник һәм поликонфессиональ илгә әверелә. Миграцияләр нәтиҗәсендә, илдә ислам динен тотучы кешеләр арткан - бүген алар 350 меңгә якын кеше. Сүз уңаенда, мәчетләргә бару экскурсия программасының бер пункты булып тора.

Швеция делегациясенең визиты тагын ике көн дәвам итәчәк. Бүген кунаклар КДТУ каршындагы Швеция үзәгендә, иртәгә Юхан Муландер әфәнде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашырга һәм "ИКЕА" гипермаркетында булырга ниятли.

Муландер әфәнде Казанга визитының беренче тапкыр гына булмавын белдерде. Соңгы тапкыр ул безнең шәһәрдә 35 ел элек, студент вакытында Советлар Союзында швед туристик төркемнәре өчен гид булып эшләгән.

Швед делегациясе составында Казанга шулай ук Швеция Корольлегенең Мәскәүдәге Илчелеге Киңәшчесе Стефан Гулльгрен, Швеция Корольлегенең Мәскәүдәге Илчелегенең Беренче секретаре, швед сәүдә советының Мәскәү офисы башлыгы Пер Йоханссон, Идел буе төбәкләрендә швед үзәкләре челтәренең генераль директоры Кеннет Хульт килде.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Президентының тышкы багланышлар Департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президентының фән һәм югары белем буенча киңәшчесе Сергей Дьяконов һәм башка рәсми затлар катнашты.


МА "Татар-информ", 07.02.2005