Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: Татарстан һәм Нидерландның 1 миллиард доллардан артык тышкы сәүдә әйләнешенә чыгарлык реаль мөмкинлекләре бар

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФдә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тиддо Питер Хофстее очрашуы вакытында Татарстан һәм Нидерланд арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм сәүдә әйләнешен арттыру турында фикер алышынды.

Бүген Татарстан һәм Нидерланд арасында ныклы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу ил безнең республиканың тотрыклы төп чит ил партнерлары исәбенә керә. Мәсәлән, 2002 елда Нидерланд әлеге исемлектә җиденче урында булса, 2003 елда – өченче урынны, ә узган елның башлангыч күрсәткечләренә караганда, беренче урынны били. ТР Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, 2004 елның тугыз аенда тышкы сәүдә әйләнеше, алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр артып, 677 миллион 325 мең доллардан артык тәшкил иткән. Дөрес, әлегә Татарстан экспорты структурасында төп урынны нефть һәм нефть продуктлары, этилен полимерлары, синтетик каучук ала, ә экспорт импортка караганда шактый күбрәк. Шуңа күрә Татарстан һәм Нидерланд хезмәттәшлеге бер яклы хәрәкәтне хәтерләтә. Әгәр бу хәрәкәт ике яклы булса, без бик шат булыр идек диде Президент һәм Татарстан белән Нидерландның 1 миллиард доллардан артык тышкы сәүдә әйләнешенә чыгарлык реаль мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте. Әлбәттә, безгә иртәрәк очрашырга кирәк иде, бу безнең югалту, әмма соң булганчы уң булсын, диде Минтимер Шәймиев.

Эшлекле дөнья үзенекен итә, багланышлар киңәя, моңа нигез булып Нидерланд Корольлеге һәм Россия Федерациясе арасында урнашкан хезмәттәшлек тора. Иң мөһиме - үзара аңлашу бар һәм киләчәктә үсешне тоткарлый торган сәбәпләр юк, өстәвенә, Нидерланд югары технологияләр нигезендә уңышлы үсеш алды, дип ассызыклады Президент.

Билгеле булганча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландның Табигатьтән файдалану һәм балыкчылык министрлыгы арасындагы багланышлар турында Меморандум кысаларында Тукай районында "Сосновоборская" агрофирмасының дуңгызчылык комплексы базасында 2000 елдан дуңгызчылык буенча Республика уку үзәге эшли. Уку үзәгенә җиһазлар җибәрү, укытучылар әзерләү өчен Нидерланд Хөкүмәте Көнчыгыш Аурупа илләренә бушлай техник ярдәм программасы кысаларында 2 миллион голланд гульдены бүлеп биргән. Моннан тыш, "Кызыл Шәрык" ААҖ үзенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен Нидерландта 43 миллион сумлык мөгезле эре терлек сатып алды. Шул рәвешле, Татарстан һәм Нидерланд хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләреннән берсе нәкъ менә авыл хуҗалыгы. Президент ассызыклаганча, безнең республика, аеруча агросәнәгать комплексы өчен технологияләр өлкәсендә, Нидерланд тәҗрибәсен, күптән куллана. Биредә хезмәттәшлек тагын да интенсиврак һәм нәтиҗәлерәк булырга мөмкин.

Татарстан-Нидерланд хезмәттәшлегенең төп проблемасы итеп Нидерландның безнең республикага экспортлауга караганда, Татарстаннан күбрәк тауар кертүен (аерма 10 тапкырдан артык тәшкил итә) атап, Тиддо Питер Хофстее үз иленең Татарстан импортын кыскартырга теләмәвен белдерде. "Без Татарстанда үз өлешебезне арттырырга телибез", - дип ассызыклады ул. Ике яклы икътисади багланышларның тигезләнүенә ирешү өчен Татарстан ягы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Очрашу вакытында Хофстее әфәнде Татарстанда зур инвестицияләр, уртак предприятиеләр төзү өчен мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте. Нинди тармак буенча уртак предприятие булдыру мөмкин булуын вакыт күрсәтер. Әлегә Татарстанга илче белән агросәнәгать комплексы, сәнәгать, төзелеш, IT-технологияләрнең төрле өлкәләре буенча Голландиянең 20гә якын компаниясе җитәкчеләре килде. Бүген алар Татарстандагы коллегалары белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыша. Татарстан Президенты һәм Нидерланд Корольлегенең РФдә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе фикеренчә, хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр барлык өлкәдә дә бар. Дәүләт структураларының бурычы - бизнесменнарга булышлык күрсәтү.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчеләре - халыкара мәсьәләләр буенча Тимур Акулов һәм социаль-икътисади мәсьәләләр буенча Марат Сафиуллин, сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов; Нидерланд ягыннан - Нидерланд Корольлегенең РФдәге Илчелегенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Гердализ ван Диггелен, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Ханс Катс һ.б. катнашты.


МА "Татар-информ", 15.02.2005