Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Татарстан укытучыларын котлады

Бүген Казанда, “Корстон” КСККда Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Театрлаштырылган тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

“Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, - дип мөрәҗәгать итте  Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Бүген без Укытучы көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр – гаять җаваплы, һәм, әлбәттә, бик кирәкле һәм катлаулы да. Сез генә укытуның никадәр авыр икәнен беләсез!”

Сез республика үсешенә зур өлеш кертәсез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, безнең уңышлар беренче чиратта белем бирү системасына нигезләнә. “Мәктәпкәчә белем, мәктәп белеме, югары белем – бу юнәлешләр барысы да өстенлекле. Без аларга зур игътибар бирәчәкбез һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Безнең эштә иң мөһиме – укытучыларыбыз, сез!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты мәгарифнең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, болар арасында –“Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исемнәре, барлыгы 14 кеше бүләкләүгә лаек булды.

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче укытучысын һөнәри бәйрәме белән котлады, укытучысы залда иде.   

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә котлады.  “Укытучыларга, үз-үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәтне югалтмыйча, укучыларны тәрбияләүләре, укытулары һәм нинди булырга өйрәтүләре өчен бик зур рәхмәт”, - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте