Вакыйгалар хроникасы


Татар халкы бөек җырчысын зурлады

Кичә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, "Алтын Апполон" бүләге иясе Илһам Шакировка 70 яшь тулу уңаеннан, юбилей кичәсе булды. Анда Татарстан Президентны Минтимер Шәймиев катнашты һәм җырчыны олуг юбилее белән котлады.

"Бу бәйрәм – иң зур бәйрәм – халкыбызның хәзинәсе бәйрәме, - дип башлады сүзен ил башлыгы җырчының саллы иҗат юлын һәм хезмәтен бәяләп. – Илһамның хезмәтен әйтеп кенә бәяләп бетереп булмый. Тамашачылар алкышы һәм сәхнәдәге дуслары аның кем икәнлеге хакында сөйли.

Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп һәм аның үзе белән аралашып яшибез. Син халыкны үзеңнеке иттең, шуңа да ул синең белән горурлана. Үз иҗатың аша син күпләр эзләгән "Нәрсә ул моң?" дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Шуңа да без сине һәм синең иҗатыңны яратабыз, - дип дәвам итте сүзен Минтимер Шәймиев. –И.Шакировның юбилеена моннан бер ел элек әзерлек чаралары башланган иде инде. Ничек әзерләнербез, ничек бәя бирербез дигән сорау борчыды. Шул вакытта Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" дигән орден булдыру турында карар кабул итте һәм аның беренчесен нәкъ менә җырчы сандугачыбызга тапшырыга булды". Шул сүзләр белән Татарстан Президенты әлеге орденны Илһам Шакировка тапшырды. Чыгышының соңында Минтимер Шәймиев үзе язган шигырьне дә укып ирештерде.

Әйе, Илһам Шакиров – сәхнәдә үз урыны, тамашачысы һәм үз мәктәбе булган олы шәхес. Илле еллык иҗат дәверендә ул халкыбызга онытылып барган көйләрне кайтарып бирде, үзенең шушы җырлары аша милли моңыбызны да җиткерә алды һәм үзеннән соң җыр сәнгатенә килгән яшь җырчыларны үз үрнәгендә тәрбияләде.

Юбилей концертында И.Шакиров үзенең элегрәк елларда җырлаган җырларын башкарды. Жырчылар Зилә Сөнгатуллина, Георгий Ибушев, Гали Ильясов, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Маликов, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Галимова, Идрис Газиев һәм башкалар башкаруында аның репертуарыннан күп кенә җырлар яңгырады.


МА "Татар-информ", 15.02.2005