Вакыйгалар хроникасы


Баулы районы администрациясе башлыгы итеп Альберт Хәбибуллин билгеләнде

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Н.Н.Хәбипов Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде.

Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шеһәре администрациясе башлыгы итеп А.Г.Хәбибуллин билгеләнде.



Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы 1958 елның 2 августында Татарстан АССРның Баулы районы Баулы эшчеләр бистәсендә туган.

Казан төзүче инженерлар институтын һәм Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап төзүче инженер һәм авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы-икътисадчы белгечлекләре алган.

Хезмәт юлын 1977 елда "Башремстрой" трестының ремонт-төзелеш идарәсендә мастер булып башлый.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1980 елдан Татарстан АССРның Баулы эшчеләр бистәсе капиталь төзелеше хуҗалыкара бүлеге инженеры, баш инженеры булып эшли.

1986-1989 елларда Баулы район агропромышленность берләшмәсе рәисенең төзелеш буенча урынбасары, хуҗалыкара төзелеш оешмасы башлыгы булып эшли.

1989-1992 елларда халык депутатларының Баулы район Советы рәисе урынбасары итеп сайлана.

1992 елдан 2001 елга кадәр Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли.

2001 елның февраленнән - Татарстан Республикасы Икътисад һәм промышленность министрлыгының инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы.


ТР Президенты матбугат үзәге, 18.02.2005.