Вакыйгалар хроникасы


Баулы халкы сынатмас

Минтимер Шәймиев Баулы халык депутатларының берләшкән Советы чираттан тыш сессиясендә районның уңдырышлы җирләрендә нәтиҗәле эшләүне, нефть өлкәсенең көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүне һәм район халкы өчен яңа эш урыннары булдыруны Баулы районының уңышка ирешүенең төп нигезе дип билгеләде.

М.Шәймиев сүзләренә караганда, хәзергә Баулы районы барлык күрсәткечләр буенча да диярлек республика дәрәҗәсеннән артта бара. Районның уңдырышлы туфрагыннан ашлык аз җыеп алына. Тагын бер җитди проблема бар: ул да булса - эшсезлекнең даими рәвештә артуы. Район үсешкә ирешсен өчен, Президент ассызыклаганча, халык эш белән тәэмин ителергә тиеш. Уңдырышлы җирләр - зур байлык, анда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары югары булырга тиеш. Ә җир уңышы белән сөендерсен өчен инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк.

"Миңа сезнең кәефегез ошый, районның алга куелган бурычларны үтәп чыгуына шигебез юк - монда көчле кешеләр яши", - дип сүзен тәмамлады Татарстан Президенты һәм баулылыларга эшләрендә уңышлар теләде.

Шул ук көнне М.Шәймиев "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә караган "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Иволга" санаторий-профилакторие корпусларын карады. Узган елның декабрендә генә ишекләрен ачкан әлеге дүрт катлы бинада нефтьчеләр генә түгел, ә бәлки шәһәр халкы, Бөек Ватан сугышы ветераннары да сәламәтлекләрен ныгыта ала. Санаторий-профилакторийга иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Аны төзү һәм җиһазлауга 82 миллион сум акча тотылган.


"Ватаным Татарстан". 19 февраль, 2005 ел.