Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "асылы һәм төзелеше буенча халык хакимияте органнарын формалаштырырга вакыт"

18 февральдә Баулы халык депутатлары Берләшкән советының чираттан тыш сессиясендә Минтимер Шәймиев республиканың үсешендә яңа этап - җирле үзидарә органнарын формалаштыру этабы пәйда булды, дип ассызыклады. "Без сайлаган юл үзен аклады: без ашыгып барлык дәрәҗәләрдә җирле үзидарә органнарын оештыра башламадык, әмма әлеге мәсьәләне хәл итәргә вакыт җитте. Асылы һәм формасы буенча чын мәгънәсендә халык хакимияте органнарын оештырырга һәм әлеге эшкә җитди карарга кирәк", - диде Президент.

Бүген Баулы районы барлык күрсәткечләр буенча да республикада уртача дәрәҗәдән түбән эшли, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, уңдырышлы Баулы җире "бүген начар эшли". Районның үсеше өчен нефть чыгару, игенчелек һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча эшчәнлеге тармаклары нәтиҗәле юнәлеш алырга тиеш.

"Яхшы җирләр - сезнең төп байлыгыгыз. Бүген бирегә инвестор килсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Район мондый тарихи мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш. Ә нефть төбәгендә нефтьчеләр катнашыннан башка инвестицияләр була алмый - район үсешенә үзебезнең кешеләр, предприятиеләр өлеш кертергә тиеш", - дип ассызыклады Президент.


МА "Татар-информ", 2005 елның 18 феврале.