Вакыйгалар хроникасы


Вакыт җитеп килә

21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә меңьеллыкка багышланган нәшрият проектларын тормышка ашыруның барышы тикшерелде. Шулай ук юбилей тантаналарын мәгълүмати яктан тәэмин итү, аерым алганда, Халыкара матбугат үзәген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Татарстан Президенты - Казанның меңъеллыгын бәйрәм итү буенча республика комиссиясе рәисе билгеләп узганча, хәзер комиссиянең эшлекле утырышлары аена ким дигәндә бер-ике тапкыр үтәчәк. Аларда ТР Министрлар Кабинетының җаваплы кешеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Казан хакимияте җитәкчеләренең конкрет хисаплары тыңланачак.

"Бәйрәмнең планда каралган һәр чарасы өчен җаваплы кешеләр билгеләргә вакыт җитте. Болар - төп оештыручылар булып, бәйрәмгә әзерлек барышында килеп чыккан барлык проблемаларны хәл кылырга һәм башыннан алып ахырына кадәр тиешле сыйфатны тәэмин итәргә тиешләр", - диде Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми кешелар катнашты.


ТР Президентының матбугат үзеге, 2005 елның 21 феврале.