Вакыйгалар хроникасы


Премьер-министр Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика гражданнарын бәйрәм белән тәбрикләде: - Бүген без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Чын мәгънәсендә халыкчан рухлы бу бәйрәм үзендә Ватанга хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнешне, үткәндәге батырлыкны киләчәккә җиткерүне берләштерә.

Бу көнне без илебез хакына гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен биргән кешеләрне искә алабыз; илнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, аталарыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Хәрби көчләр ветераннарына дан җырлыйбыз. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен: халыклар дуслыгын, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны да саклап калдылар.

Без Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурланабыз, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә зур ихтирам белдерәбез, бүгенге көндә Россиянең кайнар нокталарында көрәшүчеләрнең батырлыгына сокланабыз. Без тыныч тормышны яклауга һәрвакыт әзер торган кешеләргә ихтирам белән карыйбыз,. Республикабыз хезмәтләре белән ныгыта фидәкәрьләрнә торганнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүген без истәлекле вакыйга - Бөек Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Республика хөкүмәте ветераннар тормышын яхшыртуга күп көч куя. Бүген киләчәккә ышаныч белән карау өчен нигез бар. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсә икътисад өлкәсендәге реформалар да кешеләрнең тормышын яхшыртырга юнәлдерелгән. Узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, без ышаныч белән, дәүләтнең оборона күәте артуы, гаскәрләрнең заман таләпләренә җавап биргән кораллар белән кораллануы хакында сүз йөртә алабыз. Бүген иң күркәм хәрби һәм хезмәт традицияләре яңарыш кичерә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә күп эш башкарыла.

Бездә, кеше үткән һәм киләчәк буыннар арасындагы бәйләнешне тоеп яши. Фәкать бердәм булганда гына Татарстанның чәчәк атуына һәм үсүенә ирешергә мөмкин. Ватанны саклаучылардагы югары әхлакый сыйфатлар моңа анык дәлил.


"Интертат" агентлыгы, 24 февраль 2005 ел