Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге үзгәрешләр җиңел бирелмәде"

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе узды. Утырышта республика торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексының 2004 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2005 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегия эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле министрлык, идарәчелек җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык тармагы вәкилләре катнашты. Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин республиканың торак-коммуналь комплексы 2004 елда тотрыклы эшләде, бу тармактагы реформаларны уңышлы тормышка ашыра башлады, дип белдерде. Министр әйткәнчә, узган елгы нәтиҗәләргә карап тармакны яңача финанслау системасының дөрес билгеләнүен ассызыкларга була. Реформалардан - су-канализация һәм энергия белән тәэмин итүче предприятиеләрне хосусыйлаштыру эше дәвам итте, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү чыгымнары, тарифлар тикшерелде.

Министр билгеләп үткәнчә, үткән ел торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт күрсәтү 24 процентка арткан һәм 15,6 миллиард сум тәшкил иткән. Финанс яктан сәламәтләндерү буенча башкарылган чаралар нәтиҗәсендә кредит бурычы 11,8 процентка кимеп, 5,45 миллиард сум тирәсе калган. Кредит белән дебит бурычлары арасындагы аерма - 2,2 тапкырга азайган һәм 781 миллион сумны тәшкил иткән.

Гомумән, тармак 2004 елда җирле бюджетлардан 102,6 процент күләмендә финансланган. Агымдагы түләүләрне җыю тармак буенча 98 процентны тәшкил иткән. Марат Хөснуллин сүзләренчә, предприятеләр өчен билгеләнгән тарифларда аларны хосусыйлаштырганда барлыкка килгән чыгымнар исәпкә алынмаганга, күп кенә предприятиеләр 40 миллион сум күләмендә өстәмә чыгымнары тотарга мәңбур булган. Шуңа карамастан, тармак беренче тапкыр табышлы эшләу юлына чыкты - 11,2 миллион сум күләмендә керем алды.

Министр 2004 елның гыйнварыннан республикада гражданнарга торак-коммуналь субсидияләре бирү системасы кертелүе, су үткәргечләрне, җылылык-энергия хуҗалыгы объектларын, канализация челтәрләрен төзекләндерү һәм яңарту эшләре башкарылуын турында да әйтеп узды. Лизинг операцияләре нәтиҗәсендә котельный җиһазларын яңарту өчен 2004 елда коммуналь энергетика предприятиеләре белән 195 миллион, газны исәпкә алу челтәре өчен 40 миллион сумга килешү төзелгән. Нәтиҗәдә республика котельныйлары 100 процентка электр энергиясен һәм газны исәпләүче җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Шәһәр һәм торак пунктларны төзекләндерү өлкәсендә министр һәр каланың каты көнкүреш калдыклары полигоны булуын хәбәр итте. Әлеге программаны тормышка ашыра башлаган көннән алып 5 ел эчендә көнкүреш калдыкларын җыю 31 процентка арткан. Аларны эшкәртү максатыннан бүгенге көндә министрлык махсус предприятиеләр төзү мәсьәләсе өстендә эшли. Минтимер Шәймиев бу уңайдан үзенең сөенечен белдерде: "Ниһаять, көндәлек чүп-чардан файда алып булганны аңлый башладык. Торак пунктларда чиста, ә чүп-чарны эшкәрткән эшмәкәрләргә акча булачак, - диде Татарстан Президенты. - Әлеге системаны шундый хәлгә җиткерергә кирәк ки, эшмәкәрләр чүп артыннан чабып йөрерлек булсын", - диде Илбашы.

Министр билгеләп үткәнчә, торак хезмәтләренә тарифларны үзгәрткәч торак фондның 53 проценты шәхси предприятиеләр кулына күчте. 2004 елдан инде аның 61,6 процентына шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтә. Министр торак фондка капиталь ремонт үткәрү һәм салым түләүләргә дә нәтиҗә ясады.

2004 елда торак-коммуналь хуҗалык оешмалары бюджетка 931 миллион сум һәм бюджаттан тыш фондларга 897 миллон сум салым түләгән. Бурыч исә аңлату - 1341 864 сум күләмендә калган. Марат Хөснуллин салымны вакытында түләү буенча эшләре алып барылуын билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев исә үз чиратында: "Һәркем салым түләргә бурычлы. Бу мәсьәлә тикшерелми һәм аны аңлату таләп ителми", - дип белдерде.

Министр әйткәнчә, узган ел 1750 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Коллегиядә аның сыйфаты турында да сүз булды, РФ Лицензия үзәгенең Татарстан бүлеге эшчәнлегенә бәя бирелде. 2004 елда тикшерелгән 600 оешма һәм предприятиеден 133-енең лицензияләре алынганлыгы хәбәр ителде. "Тышкы матурлыкка карап бәяләмиләр, эшнең сыйфаты да зур әһәмияткә ия, - диде Президент бу мәгълүматларны ишеткәч. - Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән оешмаларның лицензияләрен һичшиксез алырга кирәк. Аларның белә торып җинаять кылганына дәшми калырга ярамый", - диде М.Шәймиев. Коллегиядә шулай ук Түбән Кама һәм Нурлат районнары хакимият башлыклары да үзләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.

Утырышта шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре дә күтәрелде. Коллегиягә килгән РФ Архитекторлар берлеге президенты урынбасары Юрий Сдобной һәм ТР Архитекторлар берлеге рәисе урынбасары Виктор Токарев үз чыгышларында шәһәрләрнең тышкы кыяфәтенә, йортларның архитектурасына канәгатьсезлекләрен белдерделәр.

Бу уңайдан Президент йортларны, шәһәр төзелешен проектлаганда архитекторларның иҗади эшчәнлегенә дә юл бирергә кирәклеген әйтте һәм тагын бер кат республикада төзелеш, энергия, су-канализациягә, тарифлар түбән килеш саклап калу мәсьәләләрен күтәрде. Халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 процентлы түләүнең ничек булуын аңлатырга кирәклегенә басым ясады: "Торак-коммуналь хуҗалыкны аякка бастырмый торып халыкның көнкүрешен яхшыртып булмый. Бүгенге үзгәртеп кору эшләре дә безгә җиңел бирелмәде. Әмма без - булдырабыз! Бүгенге көндә Россиядә, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып бу тармакны яхшыртырга алынган төбәк без. Әлегә Торак-коммуналь хуҗалык - котычкыч хәлдә булса да, кем белә, бәлки, киләчәктә без аны Җирдәге җәннәт дип атарбыз", - диде Президент.


"Интертат" агентлыгы, 24 февраль 2005 ел