Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Федераль үзәк белән конфронтация юлы акланмады”

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында РФ субъектлары башлыкларын сайлауның яңа тәртибенә бәйле “Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе республика парламентында көчле фикер алышулар китереп чыгарды. Мисалга, кайбер депутатлар фикеренчә, федерация субъектлары башлыкларына карата яңа “вәкаләтләр билгеләү” терминын куллану акылга сыймаслык хәл. Депутатлар Туфан Миңнуллин һәм Роберт Садыйков: “Президентка вәкаләтләрне беркем дә билгели алмый. Бу очракта республика башлыгын Президент дип түгел, ә “РФ Президентының Татарстандагы наместнигы” дип атау дөресрәк булыр иде”, дигән фикер әйттеләр. Субъектлар башлыкларын сайлауның яңа механизмы концепциясенә каршы чыгыш ясап, депутат Александр Штанин яңа федераль законның уңай яклары да – ТР Президенты сайлауларына тотылачак уннарча миллион сумны янга калдыру мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Депутат Индус Таһиров фикеренчә, идарә итүнең парламент формасына күчү демократик яктан үсеш алган илләр принцибына каршы килми, тик мондый реформа хакимиятнең барлык өлкәләрен, шул исәптән федераль дәрәҗәдәгесен дә, читләтеп үтмәскә тиеш. “КПРФ” фракциясе депутаты Нәсимә Столярова “элегрәк ирек һәм демократия турында игълан итеп, республика үзе, позицияләрен биреп, суверенитетны югалтты” дип билгеләп үтте.

Үз чиратында депутат Василий Логинов парламентарийларга ТР Дәүләт Cоветы Хокук идарәсенең республика Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектына уңай бәя бирүен искә төшерде. “Әлеге закон проекты җентекле якын килүне таләп итә. Бүген аны ике укылышта гына кабул итәргә ярамый. Депутатлар аңа төзәтмәләр кертеп өлгерергә тиеш”, диде ул. Геннадий Мамонтов республика закон проектын кабул итәргә кирәклеген әйтте, яңа федераль законның Татарстанга бернинди мөнәсәбәте юк, ул бары тик Россиянең кайбер төбәкләрендә хакимияткә намуссыз җитәкчеләр килү мөмкинлеге турында гына кисәтә, дип белдерде ул.

Дәүләт Советы сессиясе тәнәфесендә “Бердәм Россия” фракциясе утырышы булды. Фикер алышуларда фракция җитәкчесе Александр Гусев, бу мәсьәләдә “бердәм россиялеләр” нең фикере туры килүе һәм аларның Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектын яклап чыгуларын белдерде.

Фикер алышуларга йомгак ясап, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү җиңел түгел, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул депутатларга, кичә Братиславада узган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путинның “алга киткән демократик илләрдә субъект башлыкларының җирле вәкиллекле органнар тарафыннан сайланып куелу институты күптән эшли” дигән сүзләрен искә төшерде. Яңа закон РФ субъектлары парламентына зур җаваплылык йөкли, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Карала торган закон проекты Татарстан Конституциясе нормаларын юкка чыгармый, ә бары тик аның кайбер кагыйдәләрен генә туктата, дип ассызыклады ул. “Без әлеге чараның вакытлы гына булуына өметләнәбез. Әлеге мәсьәләне судка җиткерүгә тәкъдим итеп, кайбер көчләр безнең парламентны ялгыш адымнар ясарга этәрә. Бу безнең стратегик ялгышу”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев күпчелек депутатларның фикерләре белән килешми мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. Дәүләт Советы әлеге документны кабул итәме-итмиме, ничек кенә булмасын, сәяси процесслар федераль закон кысаларында үтәчәк, диде ул. “Татарстан Президентлыгына кандидат сайлау республика парламентына йөкләнгән. Мондый сәяси хәлдә федераль үзәк белән конфронтациягә бару – акланмый”, дип белдерде Президент.


"Татар-информ" агентлыгы, 25 февраль 2005 ел