Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы узды.  

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.  

Президиум тәкъдиме буенча көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының 2 закон чыгару инициативасы.  

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән парламент комитетлары рәисләре Леонид ЯкунинДепутатлар  Разил Вәлиев һәм Николай Рыбушкин республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуның барышы турындагы мәсьәләне  көн тәртибенә кертүне тәкъдим итте. Аларны күп парламентарийлар хуплады, аерым алганда, Татьяна Воропаева, Ирина Бакова, Римма Ратникова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне “сәясәтләштермичә” карарга чакырды. Римма Ратникова мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үтү белән бәйле туган вазгыятьнең борчу уятуын әйтте һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйковны тыңларга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм укыту мәсьәләләрен сәясәтләштермәскә чакырды.

“Без кабат 90нчы елларга әйләнеп кайттык. Җәмгыятьне бүләрдәй шундый вәзгыятьне ничек тудырып була? Милли багланышлар буенча бездә бернинди сораулар юк иде, – дип дәвам итте Татарстан Президенты. – Документ барлыкка килгәннән соң без эшче төркем төзедек, Хөкүмәт бүген дә эшли. Мин әлеге эшне тыныч кына ахырга кадәр җиткерү кирәк дип саныйм”.

“Мин Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу эшне төгәлләү һәм кешеләргә аңлату өчен вакыт кирәк булуы турында Татарстан прокурорына, РФ генераль прокурорына мөрәҗәгать иттем. Кызганыч, монда мәктәп директорлары гаепле булып калды. Мин бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әлеге кешеләр инструкцияне башкарган, үзебездә салынган система буенча эшләгән. Мәктәп директорлары – безнең республиканың интеллектуаль куәте. Бәлкем бу Татарстанда безнең Президентыбыз Владимир Путинга карата начар караш булдырылсын өчен махсус эшләнәдер?”- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән конструктив диалог алып барылуын ассызыклады. “Уртак карар табуыбызга ышанам. Тик бу мәсьәләне кемнең башына ничек килә, шулай күрсәтергә ярамый. Ничек инде дәүләт теле ирекле булырга тиеш? Дөньяда беркайда да юк бу. Татар телен өйрәнү сәгатьләре саны буенча эшләргә кирәклеге белән риза. Һәм бу мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми. Инде оппозицион структуралар татар теле яклы булып, руслар һәм татарлар арасында ызгыш булдырырга тырыша. Моңа юл куярга мөмкинмени?” – дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, тикшерүләр уңаеннан мәктәп директорлары эшендә проблемалар тудырмаска чакырды. “Шул рәвешле ничек итеп кешеләр белән эшләп була? Сез безгә күрсәтмә бирегез, депутатлардан, миннән сорагыз. Бу мәсьәләдә без сезнең белән ачыктан-ачык фикерләшәбез, беркем дә бернәрсә дә яшерми”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанда барлык Россия законнарының, республика законнары кебек үк, саклануын билгеләп үтте.

“20 елдан артык без бу законнар белән яшәдек. Мөгаен, кайбер үзгәрешләр кертү кирәк булгандыр. Без рус теле сәгатьләре буенча бәхәсләшмибез. Ни өчен туган телне алу татар теле хисабына эшләнде? Чөнки федераль стандартларда татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартылды”, - дип аңлатты ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов вәзгыятьне болгатмаска чакырды. “Безгә әлеге юлны сабырлык белән төгәлләргә кирәк. Иң мөһиме – аерымлану булмасын өчен, тотрыклылыкны тәэмин итү. Безнең өчен бу башкарырлык эш. Республика һәрчак тотрыклы булуы белән аерылып торды”.

ТР Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышуны калдырып торуны сорады. “Мәсьәләне эш тәртибендә карарга кирәк, дип саныйм. Нәтиҗәләр турында депутатларга хәбәр итәрбез”, - дип йомгаклады ул.

Үз фикерен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә белдерде.

“Быел без Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын, киләсе елга Россия Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә тиешле маддәләр тел тидермәслек итеп язылган. Без 25 ел инде бу маддәләр буенча эшлибез. Укыту-тәрбия процессына, төшенеп тә җитмичә, көтелмәгән һөҗүм ясау кемгә кирәк? Бу әхлакый яктан да дөрес түгел. Без мәктәпләрдә иртәдән төнгә кадәр, еллар буена яхшылыкка һәм түзем булырга өйрәтәбез. Әйтерсең лә, белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны һәм укучыларны махсус рәвештә сәясәтләштерәләр. Шундый теләк: бу уку елында әлеге мәсьәләне кузгатмаска һәм алып барыла торган эшне дәвам итәргә. Бу конструктив карар булыр дип уйлыйм. Һәрвакыт уртак фикергә килдек. Педагогларның август киңәшмәсенә алга таба ничек эшләячәгебез турындагы стандартлар турында мәгълүмат әзер булырга тиеш. Хәзер нәрсә дә булса үзгәртү мөмкин түгел. 25 ел эшләдек, ә хәзер уку елы барышында җимерергә керешикме? Нәрсә булды һәм берничә ай эчендә нәрсә булачак? Үз чыгышында Владимир Путин рус теле торышына карата борчылу, шул ук вакытта туган телдә укытуны хуплавын белдерде. Нигә бу кыйбладан тайпылырга соң? Төп теләк шундый: уку елында, конструктив эшне дәвам итеп, уку-укыту процессына кагылмаска” – дип ассызыклады ул.  

Алга таба ТР Дәүләт Советы утырышы кабул ителгән көн тәртибендә дәвам итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте