Вакыйгалар хроникасы


Казанда "Ефәк юлы" тарихи-мәдәни проектының Россия этабын гамәлгә ашыру буенча эш башланды

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Пленар киңәшмәне РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы департаменты директоры Владимир Цветнов алып барды.

Фикер алышуның төп темалары – халыкара фәнни-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан тәҗрибәсе, ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә берничә объектны кертү. Шулай ук ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертү өчен Россия төбәкләре тарафыннан тәкъдим ителгән объектларны тәкъдир итү булды.

Россия мәдәният министры Владимир Мединский үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 1073 объектның бары 29ы гына Россия территориясендә. Аның 18е – мәдәният, ә калганнары табигать ядкәрләре. Шулай итеп, бу өлкәдә Россия әлегә 9 нчы урында гына.

Владимир Мединский форумны үткәрү урыны итеп Казанның юкка гына билгеләнмәвен әйтеп узды. Татарстанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект бар. Алар – Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение монастыре комплексы.

“Әлеге объектлар зур зирәклек белән сайланган, алар тарихи кыйммәткә генә ия булып калмыйча, бу җирдә яшәүче халыклар дуслыгын да чагылдыра. Болгар – мөселманнарның изге җире, Зөя утрау-шәһәрчеге – православие динендәгеләрнеке, ә Казан Кремле – республикадагы бар халык өчен”, – дип билгеләп үтте Владимир Мединский.

Федераль министр объектларның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе тарихи ядкәрләрне саклау ягыннан гына түгел, ә көчле икътисади стимул булуын: ЮНЕСКО объектларының туристларны үзенә тартуда куәтле магнит икәнен җиткерде.

Владимир Мединский кичә борынгы Болгарда булуын һәм дөньядагы иң зур Коръәнне күрү тәэсирләндерүен әйтте. “Рөхсәт итегез миңа сирәк Коръән басмаларының берсен сезгә тапшырырга. Алар барлыгы биш данәдә генә басылган”, – дип мөрәҗәгать итте кунак Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә.

Изге китап Ислам тарихы музеенда лаеклы урынын алыр, дип вәгъдә бирде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларга “Яңарыш” республика фондының җиде еллык эшчәнлеге, Татарстанның ЮНЕСКО, Бөтендөнья мирас комитеты, ИКОМОС, ИКРОМ экспертлары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев шулай ук Россия Федерациясенең “Ефәк юлы” номинациясен эшләүдә катнашуы темасына да кагылды.

“Бу – уннан артык дәүләткә кагылучы тарихи юл. Тарихи объектларны торгызуда саллы хезмәт бу. Биредә күпме дин һәм халык катнашы бар. Шунлыктан “Ефәк юлы” бик дөрес итеп, коридор системасы – кишәрлекләр белән эшләнә. Беренче үрнәк бар инде, 2014 елда салынган коридор: Кытай – Казахстан – Кыргызстан. Россия – зур, бөек дәүләт һәм без читтә кала алмыйбыз”, – дип аңлатты Минтимер Шәймиев.

Бу гади эш түгел, билгеле. Моңа күп белгечләрне, институтларны, Фәннәр академиясен җәлеп итәргә кирәк. Россия буенча гына да берничә шундый коридор әзерләү күзаллана. Күрше дәүләтләр белән эшлисе була.

“Бу бик зур проект. Эшне катнаш дәүләтләрдән узучы беренче коридордан башларга кирәк. Биредә тирән белем, тәҗрибә кирәк. Татарстанда эш башланды инде. Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның (ИКОМОС) Кытай вәкиле килде, сөйләшү булды. Вакыты, даталары, бәяләре хакында сөйләшергә иртәрәк. Бу озын, авыр, әмма бик кирәкле юлда беренче адымнар гына ясалды әле”, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-Информ” МА