Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Полад Бюль-Бюль углына ТӨРКСОЙда Чувашия, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесияне һәм кырым татарларын кабул итәргә тәкъдим итте

1 июньда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТӨРКСОЙ Даими советының ХХII утырышында катнашучы делегацияләрнең 11 җитәкчесе белән очрашты. Республика ягыннан очрашуда Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТӨРКСОЙ Даими советының вакытлы координаторы Илдус Тарханов катнашты.

ТР Президенты очрашуны ачканда бу оешманың уңышлы эшчәнлегендә ТӨРКСОЙның генераль директоры Полад Бюль-Бюль углының ролен ассызыклап үтте. Минтимер Шәймиев фикеренчә, төп максаты төрки халыкларның рухи һәм мәдәни мирасын пропагандалау булган оешманың уңышы ТӨРКСОЙның сәяси оешма булмавында. "Без мәдәниятнең роле турында күп сөйлибез, ә ТӨРКСОЙ эш белән күрсәтә. Әгәр без үзебез уртак мәдәниятне үстерү һәм саклауда инициатива күрсәтмибез икән, читтән аны бер кем дә эшләмәячәк. Бу безнең эшебез һәм халыкка, мәдәнияткә хезмәт итү чарасы", - дип тәмамлады сүзен ТР Президенты. Татарстан Илбашы Полад Бюль-Бюль углына ТӨРКСОЙ әгъзасы итеп Чувашияне кабул итү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. "Чувашлар - борынгы телле һәм бай мәдәниятле булган төрки телле халык. Әгәр зарурлык булса мин бу мәсьәлә буенча Чувашия Республикасы Президенты Николай Федоров белән сөйләшә алам", - дип үз ярдәмен тәкъдим итте Шәймиев. ТӨРКСОЙ әгъзаларына башка кандидатлар арасында ул Кавказ республикаларын - Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкисияне һәм кырым татарларын атады.

Очрашу тәмамлагач, Полад Бюль-Бюль углы “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына ТР Президенты сүзләрен шәрехләде: “Без электән белдергәнчә, ТӨРКСОЙ – ирекле оешма. Шунлыктан чуваш, балкар, карачай халыклары, кырым татарларының безнең белән эшләү теләге барлыкка килсә, без аларны үз сафларыбызда күрүгә шат булачакбыз. ТӨРКСОЙ, нинди дәүләтчелек һәм идарә итү төре булуга карамастан, төрки тамырлары һәм төрки телгә мөнәсәбәтле булган, җыйнаклашып яшәгән халыклар белән хезмәттәшлек итә”.

Журналистлар белән очрашу вакытында Полад Бюль-Бюль углы Татарстан Президенты белән очрашу вакытында яшьләр турында мәсьәлә күтәрелде, дип сөйләде. “Президент белдергәнчә, бүген яшьләр идеологик догмалардан азат. Үзгәртеп кору елларында туган яшьләргә хәзер 19-20 яшь, алар Интернетта яши дияргә була, берничә тел белә һәм дөньяда барган һәрнәрсәдән хәбәрдар. Хәзер аларның гармоник үсеше өчен иң мөһиме – рухият. Шул рәвешле, без сәяси амбицияләре, географик яктан дәгъвалары булмаган ТӨРКСОЙга кабат әйләнеп кайттык. Без - мәдәният кешеләре һәм аралашырга, үз рухиятебезне үстерергә һәм сакларга телибез”, - дип йомгаклады ТӨРКСОЙ генераль директоры.

Соңыннан ТӨРКСОЙның Даими совет әгъзалары белән ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 1 июнь 2005 ел