Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Республикада яңа нефть эшкәртү заводы төзү башка производстволар үсешенә этәргеч булырга тиеш"

Кичә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының Куркынычсызлык советының утырышы булды, көн тәртибенә "2004-2008 елларда ТР нефть, газ , химия комплексының үсеш программасын гамәлгә кую" темасы куелган иде. Утырышта сүз әлеге программа кысаларында, республикада икенче нефть эшкәртү заводы төзү турында барды. М.Шәймиев үз чыгышында программаны гамәлгә куюның беренче йомгаклары берничә ел элек әлеге юнәлешне приоритетлы буларак сайлау дөрес булуын, билгеләп үтте. "Нефть, газ, химия комплексы республиканың икътисадын үстерүдә зур өлеш кертә. Әмма дөньякүләм тенденцияләр шулай урнаша ки, элекке темплар безне канәгатьләндерми - тармакның үсеше генә түгел, ә тизләтелгән үсеше кирәк. Республикада тотрыклы нефть табышы бар, аның нигезендә көчле квалификацияле нефть эшкәртүне оештырырга һәм нефть химиясен ныгытырга кирәк. Программаны гамәлгә куюны уңышлы башлап җибәрсәк тә, соңгы 1,5-2 елда аерым эре объектлар төзелешен башламыйча без вакыт югалтабыз. Дөньякүләм һәм Россия базары шулкадәр тиз үсеш ала ки, яңа позицияләр алу гына түгел, ә алынган урында калу кыенлаша", - дип билгеләп үтте Президент.

Дөнья ниндидер тармакның алга чыгуы өчен күптән эре компанияләрнең үзара һәм дәүләт белән уңышлы хезмәттәшлеген сыный. Татарстанда мондый тәҗрибә бар. Зур инвестиция программалары "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим", "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм башка нефть химиясе предприятиеләренең проектларында кулланылган. М.Ш.Шәймиев сүзләренчә, безнең республиканың дөнья базары тенденцияләрен исәпкә алып, киләсе 4-5 елда нефть, газ , химия комплексына алга таба да үсәргә ярдәм итүче егәрлекләр төзү мөмкинлекләре бар. "Нефть химиясе юнәлешендә бер елда 7 миллион тонна нефть эшкәртү егәрлегендә булган яңа нефть эшкәртү заводы төзү республиканың нефть химиясе һәм химия предприятиеләрен чимал белән тәэмин итүгә, яңа производстволар, шул исәптән, кече һәм урта бизнес үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга, шулай ук республиканың фәнни көчләрен активлаштырырга этәргеч булырга тиеш", - диде М.Шәймиев. Яңа нефть эшкәртү заводы төзелешен 2005 елда Түбән Камада башлау планлаштырыла.

ТР Куркынычсызлык советы утырышында «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖнең генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең генераль директоры Владимир Бусыгин, «ТАИФ» ААҖнең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Татэнерго» ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Таттрансгаз» ААҖнең генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. Алар предприятиеләрдә инвестиция проектларының хәрәкәте турында җентекләп сөйләделәр һәм яңа проектның технологик схемасы буенча фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча республиканың Куркынычсызлык советының карары кабул ителде, дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат үзәге.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 10 июнь 2005 ел