Вакыйгалар хроникасы


16 июньда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай Халык депутатлары советы сессиясендә катнашачак

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай Халык депутатлары советы сессиясендә катнашачак.

Бүген район һәм шәһәрдә 666 мең кеше яши, 450 предприятие һәм оешма эшли. Сәнәгать нигезен нефть табу предприятиеләре тәшкил итә. Соңгы биш елда район территориясендә 17 миллион тоннадан артык "кара алтын" табылган. Район һәм шәһәр 2004 елның шәхси керемнәре белән тәэмин ителү йомгаклары буенча республикада 4нче урында тора, халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча - бишенче. Районның 30 процент халкы авыл хуҗалыгында мәшгуль. 2000 елда Азнакай Татарстан Республикасының иң уңайлы район үзәге һәм торак пункты буларак республика конкурсында җиңүгә ирешкән. 2001 һәм 2003 елларда шәһәр һәм район Татарстан Республикасының "Тулаем бөртекле һәм кузаклы культураларны иң күп җыючы" дипломы белән бүләкләнгән.

Республика Президенты сессия башланганчы, бер ел элек файдалануга тапшырылган озонатор станциясендә булачак. Кама һәм Ык сулары авыр металлар, тозлардан чистартыла, хлорлана. Станция белән идарә итү автоматлаштырылган һәм суыртыла торган суны үлчәү, суда озон сыйфатын тикшерү, суның агып ятуы турында сигнализация каралган. Станциянең бер тәүлектә кулланган суы 20 мең кубометр тәшкил итә, еллык - 7,3 миллион.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 16 июнь 2005 ел