Вакыйгалар хроникасы


Конституцион гаделлек – демократик дәүләт төзүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә булышлык итүче яңа хокук институты, дип саный Минтимер Шәймиев

17 июньда Казанда ТР Конституция суды төзелүгә биш ел тулуга багышланган, “Россия Федерациясендә Конституцион гаделлек: хокукый җайга салу, тәҗрибә, перспективалар” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, 1990-1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе Василий Лихачев, Россия һәм федерация субъектларының Конституция суды вәкилләре катнаша.

Конференцияне ачып җибәреп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләвен җиткерде. Анда, үз чиратында, Россия Федерациясендә Конституцион гаделлек мәсьәләләренә багышланган әлеге конференциянең республикабыз өчен истәлекле – Казан төзелүгә 1000 ел һәм ТР Конституция суды төзелүгә 5 ел тулу чорында үтүе белән үзенчәлекле булуы билгеләп үтелә. Җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итү, закончалыкны ныгыту, кеше һәм гражданинның хокук һәм иреген саклау Россия Федерациясе субъектларында төзелгән Конституция (устав) судлары алдында торган мөһим бурычларның берсе булып тора. “Безнең республика хокукый дәүләт төзү процессында һәм Россиядә бердәм хокукый тирәлек формалаштыруда актив катнаша, илебездә федерализмны алга таба да үстерүгә булышлык итү максатында, законнарга күп кенә яңалыклар кертүдә башлап йөрүче булып тора”, - дип билгеләп үтелә Президент котлавында. Әлеге мәсьәләләрдә Конституцион гаделлек – демократик дәүләт төзүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ярдәм итүче яңа хокук институтының роле бәяләп бетергесез.

Татарстанда 2000 елда төзелгән Конституция суды безнең республикада конституцион закончалыкны ныгытуга сизелерлек өлеш кертте. “Кабул ителгән карарларның профессиональ эшләнеше аңа Татарстанда, һәм аннан читтә дә, абруй һәм ихтирам казанырга ярдәм итте. Конституцион гаделлек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу Россиядә Конституция суды эшчәнлеген алга таба да ныгытырга булышыр, Россия Федерациясе субъектларының конституцион устав судлары арасында элемтәләрне киңәйтүдә һәм илебез Конституция суды арасында үзара бәйләнеш булдыруда сизелерлек роль уйнаячагына ышанам”, - диелә котлауда.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгатендә Президент аларның эшләрендә уңышлар тели һәм “конференция Россия Федерациясе һәм аның субъектларында Конституцион гаделлекне үстерүдә сизелерлек адым булачагына” ышаныч белдерә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 17 июнь 2005 ел