Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген парламентның утырышлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче сессиясе дәвам итә. 2017 елның 26 октябрендә утыз өченче сессия эшендә тәнәфес игълан ителгән иде.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Утырыш башында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Законнар чыгару һәм хокук кулланышы практикасы мониторингы буенча парламент комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов Татарстан Республикасының законнар чыгару торышы турында доклад тәкъдим итте.

Депутатлар шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет  рәисе Шакир Яһүдиннең Комитетның 2014 елның октябреннән 2017 елның октябренә кадәр булган эшчәнлеге турында отчетын тыңладылар.

Аннары депутатлар республиканың дәүләт һәм туган телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Мәктәпләрдәге хәлләр турында парламентарийларга ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында бер татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк, ә рус теле укытучылары саны арттырылачак.  

Рөстәм Миңнеханов, вәзгыятькә комментарийлар биргәндә билгеләп үткәнчә, республикада татар телен өйрәнү мәсьәләсен хәл итү өчен “юл картасы” бар. Татар теле укытучыларына килгәндә, алар өчен яңа һөнәргә өйрәтү оештырылачак, яисә аларны киләчәктә эшкә урнаштыруның башка юллары табылачак. Мәктәпләрдә тынычлык булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, хокук бозылырлык бернинди дә адымнар ясалмаячак. 

“Без яңа федераль стандартларны көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татар теле атнага ике сәгать укытылачак”.

Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, тулаем ситуацияне аңлау бар - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында да, администрациядә дә. “Бу теманы тәмамларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең рус телен укыту программасы буенча җитешсезлекләр бар, бу эшләнәчәк һәм килештереләчәк. Без Россия Федерациясе Конституциясенә төгәл таянырга тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышын барлык килештерү процедуралары тәмамланганчы кичектереп торырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары республика парламентының 33 нче утырышын тәмамлауны  тагын кичектереп торырга дигән карар кабул иттеләр.   

 


ТР Президенты матбугат хезмәте