Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабугада торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе үткәрә

21 июньда Минтимер Шәймиев Алабугага сәфәре "Тат МЭЛ-Лифт" ЯАҖ караудан башланды. ТР Президенты каршындагы Дәүләтнең бюджеттан тыш торак фонды, Алабуга хакимияте һәм Мәскәүнең өч фирмасының паритетлы башлангычларда оештырылган уртак предприятие лифтлар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу елның 17 мартында буын гасыр лифтлары чыгарды. Проект өч этапта гамәлгә куелачак. Беренче - производство мәйданнары әзерләү һәм персоналларны өйрәтү. Икенче этап - республика предприятиеләрендә производствоның комплектлаучы өлешен урнаштыру. Хәзерге вакытта заказлар портфеле әзерләнә, потенциаль сатып алучылар белән республикада гына түгел, ә күрше төбәкләрдә дә сөйләшүләр алып барыла. Ел ахырында предприятие 500 лифт чыгара һәм шуның белән республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала. ТР Президенты фикеренчә, республиканы заманча энергоикътисади һәм хәзерге лифтлар белән чагыштырганда арзанрак лифтлар белән тәэмин итү өчен предприятиенең җитештерү егәрлекләрен (шул исәптән социаль ипотека программасын гамәлгә куюда да) эшкә кертергә кирәк. Шәһәрнең Мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе башланганчы, Минтимер Шәймиев һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре республика предприятиеләрендә торак-коммуналь хуҗалык өчен эшләнгән махсус техника һәм җиһазлар күргәзмәсе белән танышты.

Алабугада эшлекле сәфәрдә Татарстан Президентын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министрының урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министрының урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Алабуга районы һәм шәһәре хакимиятенең башлыгы Илшат Гафуров озатып йөри.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 21 июнь 2005 ел