Вакыйгалар хроникасы


Кол Шәриф мәчете ачылды

Казанда Кол Шәриф мәчете кабаттан ачыла. Халыкның гасырлар буе көткән вакыйгасы бу. Билгеле булганча, мәчетне ачу тантанасында Татарстан Президенты, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, чит ил кунаклары белән бергә Татарстанның барлык имамнары да катнашты. Мәһабәт мәчетне ачу тантанасына Төркиядән, Фарсы култыгы илләреннән кунаклар, БДБ илләреннән һәм Россиядән мөфтиләр, республика имамнары, мөселман һәм Европа илләре мөселманнары чакырылган. Араларында әйтик РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Ислам Конференциясе Оешмасы рәисе Әкмәлетдин Ихсаноглу да бар.

Тантанада катнаша алмаган барлык мөселман кардәшләребез, бөтен татар дөньясы бу тарихи мизгелне "Татарстан - яңа гасыр" телеканалыннан турыдан-туры күзәтә алачак. Шулай ук Ярминкә мәйданында берничә дистә мең кеше җыелыр дип көтелә. Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укылачак.

Мәчетткә имам-хатыйб итеп Түбән Кама мәчете имамы булып эшләүче Рамил хәзрәт Юныс билгеләнде. Кол-Шәриф мәчете бинасын "Татинвестгражданпроект" фирмасы бер төркем архитекторлар проекты буенча торгызу 1996 елда башлады. Авторлары: А.В.Головин, А.И.Исхаков, И.Ф.Сайфуллин, А.Г.Саттаров, М.В.Сафронов, С.П.Шакуров. Мәчетнең ахыргы проектын эшләугә этәргеч булып, Татарстан җөмһүрияте архитекторлар берләшмәсе канаты астында узган мәчет проекты эшләү конкурсы торды. Ике тур нәтиҗәсендә күп кенә конкурсантларның ният һәм идеяләрен берләштергән проект барлыкка килде. Мәчет бинасы Кремльнең төньяк өлешенә урнашкан.

Проектта мәчет ишек алдын, рельф үзгәрүен исәпкә алып ике платформага бүлү каралган: өске өлеше — гыйбадәт кылу өчен, аскы өлеше музей — экскурсия чаралары өчен. Мәчет комплексына ике павильон һәм матур бассейн керә. Ул күп манаралы, үзәк гөмбәзле мәчетләр төренә керә. Мәчетнең планлаштрылган карар нигезе булып мөселманнарның "Бисмилла" дип аталган комбинатор билгесе салынган. Ул кырык биш градуслы почмак астында ике катнаш, бер-берсе өстенә куелган шакмаклардан тора. Бу план нигезендә бөек күләмле, сынык кырлы, кәкре сызыклы очланыш күтәрелгән, яктырту барабаны һәм сигез вертикаль белән беркетелгән гөмбәз теркәлгән. Зал бөек уксыман очлаеп торган һәм тюльпан чәчәгенә охшаган тәрәзәләр белән яктыртылачак. Мәчетне бизәгәндә татар сәнгатенең мөһим элементлары һәм халык үрнәкләре кулланылган.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында чыгышы.


"Интертат" мәгълүмат агентлыгы, 24 июнь 2005 ел