Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы дәвам итте, анда ике тапкыр тәнәфес игълан ителде.

Йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Депутатлар Татарстанның дәүләт телләрен һәм республикада яшәүчеләрнең туган телләрен укыту турында мәсьәләне карадылар.

Депутатлар алдында ТР прокуроры Илдүс Нафиков доклад ясады һәм республика мәктәпләрендә узган тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады.

“Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Тел мәсьәләсендә үткәрелгән консультацияләр нәтиҗәсендә, татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Нәтиҗәдә, депутатлар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителгән чаралар турындагы карарны кабул итте. Аның нигезендә, республика министрлыгы, федераль министрлык әзерләгән якынча уку планнарына туры китереп, дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә уку процессын оештыру буенча эшләргә тиеш булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте