Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Бөтенесен үзәкнең финанс коралы аша тотып калу торгынлыкка китерә, беренче чиратта, дотацион төбәкләрнең үзләрен”

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, төбәкләрне тигезләү сәясәте перспективасыз һәм бүген РФ субъектларына карата финанс-икътисади тигезләү омтылышларыннан китәргә вакыт дип ышана ул. “Бөтенесен үзәкнең финанс коралы аша тотып калу торгынлыкка китерә, беренче чиратта, дотацион төбәкләрнең үзләрен”, - диде М.Шәймиев “Интерфакс”ка биргән интервьюсында.

Шул уңайдан ул озак вакытлы нигездә төбәкләрнең бюджетларын формалаштыруның нигез күрсәткечләрен билгеләргә тәкъдим итә, бу исә шәхси салым базасын арттыруга кызыксыну уятачак.

Республика башлыгы фикеренчә, керемнәрнең старт күрсәткечләрен билгеләү субъектларны өстәмә керемнәр алуга этәрәчәк, алар исә тулысынча үзләренең карамагында булырга тиеш. “Шундый система булганда гына донор төбәкләрнең даими артуына исәп тотарга була, алар үзләренә тагын да күбрәк вәкаләтләр алырга сәләтле булачак, үз керемнәре арткан очракта гына вәкаләтләрен реаль бүлешеп була”, - дип саный М.Шәймиев.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 4 август 2005 ел