Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Республиканың мәгариф системасы, беренче чиратта, Татарстанның приоритетлы машина төзелеше, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы өлкәләренә юнәлгән булырга тиеш”

4 августта “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Мәгариф - яңа меңьеллыкта” Республика август конференциясенең пленар утырышы булды.

Татарстан педагогларының Казанның 1000 еллыгында очрашуы халыкара статус алды. Республика укытучылары советына Германия, Төркия, Казакъстан вәкилләре, шулай ук Башкортстан, Карелия, Удмуртия, Саха (Якутия) республикалары, Россиянең Калуга, Мәскәү, Киров, Оренбург, Чиләбе, Төмән һәм башка өлкәләренең мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. Ауропа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы рәисе урынбасары Гюнтер Круг (Германия) август конференциясенең хөрмәтле кунагы булды.

Пленар утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кешеләр белем алуның мәгънәсен бәяләп бетермиләр, һәркемнең белем алу мөмкинлегенә игътибар итмиләр, дип билгеләп үтте. Ул югары үсеш темплары, алдынгы инновацион технологияләрне кертү буенча максатчан сәясәте белән кайчандыр үзен гаҗәпкә калдырган Малайзияне үрнәк итеп китерде. Шуның белән бергә, әлеге дәүләтнең Премьер-министры белән әңгәмә вакытында ул илнең күпчелек халкының прогрессив процесслардан читтә калуын, нигездә, белем ала алмавын белгән. “Базар мөнәсәбәтләренә күчкәндә җитешсезлекләр булса да, сөенечкә, без укымышлы ил булып калдык – бу бик зур байлык”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Татарстанның икътисади үсешенең приоритетлы юнәлешләре – машина төзелеше, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы – хакында сөйләп, Президент әлеге өлкәләргә “ныклы фундаменталь белемгә ия” профессиональ кадрлар таләп ителүен ассызыклады. Мәгариф системасы, беренче чиратта, аларга юнәлдерелергә тиеш, дигән фикер белдерде республика башлыгы.

Президент шулай ук өстәмә белем темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, мәктәп укучылары саны ел саен кимеп барган бер мәлдә, республика бюджетыннан финанслана торган төрле секция һәм түгәрәкләргә йөрүче укучылар саны арта бара. Киләчәктә Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүче белгечлекләргә теләктәшлек белдерергә кирәк, дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, өстәмә белем бирүнең башка юнәлешләре акрынлап түләүлегә күчәргә тиеш.

Заман яшьләренең укымышлылыгы югары дәрәҗәдә булуын билгеләп, Татарстан Президенты республикада барлык мәктәпләрне Интернетка тоташтыру тәмамланып килүен, алай гына да түгел, 2007 елга эре торак пунктларның барысы да Бөтендөнья челтәренә тоташтырылачагын белдерде. “Балаларның әти-әниләренең өстәмә бозау сатып алуын, аны үстереп сатып, шул акчага компьютер алуны таләп итүләрен көтәм мин”, - диде Минтимер Шәймиев.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Президент яшь фермерларга белем бирүнең үзгәрүчән графигын булдырырга чакырды. Мисалга, кышын, эшләре азрак вакытта, аларны күбрәк укыту өчен тиешле шартлар булдыру мөһим.

Милли белем темасына кагылып, Минтимер Шәймиев Татарстанның бу юнәлешне республикада гына түгел, аннан читтә дә үстерүгә зур игътибар бирүен ассызыклады. “Глобальләштерү шартларында - дип билгеләп үтте ул, без милли традицияләрне һәм этник бердәйлекне саклау өчен әхлакый җаваплылык тоябыз”. Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Алексий IIнең Казанга күптән түгел булган визиты барышында, мәктәпләрдә төрле диннәр нигезләрен укыту мәсьәләсе тикшерелде, дип искә төшерде республика башлыгы. Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, мәктәпләрдә бары тик православие дине нигезләрен укытуны гына тәкъдим итүчеләр, “көнкүреш дәрәҗәдәге хәлне кискенләштерәләр”. Президент фикеренчә, җәмгыятьтә толерантлыкны тәэмин итү һәм саклау өчен, барлык традицион конфессияләр вәкилләре катнашында дөнья диннәре тарихы буенча дәреслек булдырырга кирәк. Шул исәптән, хәзер төзелгән РФ Җәмәгать палатасы әгъзалары әлеге проект белән шөгыльләнә алыр иде, дигән тәкъдим белдерде Президент.

Татарстан укытучыларының тормыш өчен мөһим ихтыяҗлары да игътибарсыз калмады. Киләчәк уку елында укытучыларның хезмәт хаклары ике тапкыр артачак, дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, республикада, беренче чиратта яшьләрнең һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, шул исәптән, укытучыларның да, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган Социаль ипотека программасын тормышка ашыру башланды, дип искәртте ул. Президент уку йортларының коммерция эшчәнлегенә салымнарны киметү турындагы сорауга җавап биреп, республика Хөкүмәте әлеге проблеманы чишү юлларын табачагына ышандырды.

Җирле үзидарәгә күчү булачагын искәртеп, Минтимер Шәймиев республика педагогларын муниципаль хакимиятләрнең вәкаләтле органнарына сайлауларда актив катнашырга чакырды. Аның фикеренчә, авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорлары һәм укытучылары, педагогик эшчәнлектән аерылмыйча гына, җирле советлар эшендә катнаша алыр иде. Муниципаль сайлауларда Татарстан Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Татарстан – яңа гасыр” эре республика хәрәкәте катнашачагын искә төшерде. Халык хакимиятен “бары тик белемле кешеләр генә тәэмин итә ала” дип билгеләп үтте Президент. Йомгаклап, республика башлыгы Татарстан педагогларына авыр эшләрендә уңышлар теләде.

ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов һәм башка катнашучыларның чыгышларын тыңлап тикшергәннән соң, конференциядә катнашучылар Татарстанның мәгариф системасы үсеше алдагы уку елында аның статусы күтәрелүне һәм республиканың динамикалы үсеш алган икътисады һәм социаль өлкәсе таләпләренә якынаюны тәэмин итәргә тиешлеген билгеләп үттеләр. Август конференциясенең йомгаклау тәкъдимнәрендә шушы стратегик максат теркәлде.

Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Александр Гусев, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 5 август 2005 ел