Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Ауропа илләренең мөселман дине лидерлары белән очрашты

5 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ауропа мөселман берлеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Ауропа илләрендә яшәүче мөселманнарның проблемалары, шулай ук аларның башка конфессия вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләре тикшерелде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, “Ауропа мөселман берлеген төзү – вакыт таләбе”. Республика башлыгы фикеренчә, бүген төп диннәр арасындагы багланышлар аек акыллы кешеләрне илдә барган вакыйгаларга битараф калдыра алмый, килеп туган проблемаларны чишүнең юлларын эзләүгә этәрә.

Очрашуда Ауропа мөселман берлегенең мактаулы президенты Невзат Ялчынташ (Төркия), Ауропа мөселман берлеге президенты Андреас Риегер (Германия), Бөекбритания Парламентының Лордлар палатасы әгъзасы Нәзир Әхмәт, Италиянең мөселманнар җәмгыяте вице-президенты Яхья Паллавичини, РФА академигы, Коръәнне русчага тәрҗемә итүче Валерия Порохова. Татарстан Республикасы ягыннан – ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев һәм башка рәсми затлар булды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 6 август 2005 ел