Вакыйгалар хроникасы


Герман Греф “КАМАЗ” компаниясе төркеме предприятиеләре белән танышты

9 август көнне Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында РФ икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә министры Герман Греф “КАМАЗ” компаниясе төркеме предприятиеләрендә булды. Программада “Кама индустрия паркы - Мастер” ААҖ проектын тәкъдир итү, “КАМАЗ” автомобильләре күргәзмәсе һәм “КАМАЗ-Дизель” предприятиесендә булу каралган иде.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин РФ министрына бер ел элек төзелгән “КИП-Мастер” ААҖ проектын тәкъдим итте. Аның составына 25 компания керә. Салым ташламалары, түбән аренда ставкасы һәм “КАМАЗ” белән ТР Хөкүмәте ягыннан башка өстенлекләр “КИП-Мастер” базасында автогигант өчен запас частьләр производствосы төзергә, ә бу, үз чиратында, тәэмин итүчеләрдән детальләр өлешен киметергә мөмкинлек биргән. ААҖдә булганда, сүз, нигездә, киләчәктә “КИП-Мастер” базасында ирекле икътисади зона төзү турында барды. Билгеле булганча, Герман Греф Россиядә яңа төрдәге ирекле икътисади зоналар төзү буенча төп идеологларның берсе булып тора. Герман Греф игътибарына "КАМАЗ" модельләре тәкъдим ителде, шул исәптән уртача тонналы автомобильләр сериясен, тулы приводлы "Мустанг" автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, шулай ук газ белән эшли торган автотехника да бар иде.

Соңгы елларда "КАМАЗ-Дизель" предприятиесе Федераль Хөкүмәт гарантиясендә 90нчы еллар уртасында алынган инвестицияләр ярдәме белән зур технологик адым ясады. Кредит суммасы 176 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Биредә "Евро-2" экология стандартларына туры килүче двигательләр җитештерү җайга салынган. "КАМАЗ" Россия предприятиеләре арасында беренче булып шушы һәм "Евро-3" стандартларында үз двигательләрен 100 процент чыгара башлауга күчте. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф "КАМАЗ" ААҖендә булганнан соң, Алабуга" сәнәгать мәйданын карарга юл алды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 9 август 2005 ел