Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты исеменә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан республика Илбашын һәм авыл хезмәтчәннәрен 3 миллион тонна иген җыеп алу уңаеннан котлау телеграммасы килде.

А.Гордеев бу күрсәткечне Казанның 1000 еллыгы бәйрәменә лаеклы бүләк дип санавын әйтеп, республиканың илдә хакимият, галим һәм белгечләр тарафыннан аграр секторга зур игътибар бирелә торган төп төбәк булуын билгеләп үтте. Министр сүзләренчә, алдынгы технологияләрне кертергә мөмкинлек бирүче авылларга материаль-техник һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә, Татарстанда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү күләме даими арта, шулай ук ул Россиядә төп культуралар уңышы күрсәткечләре югары булган төбәкләрнең берсе булып тора. А.Гордеев урак өстендә катнашучыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек, муллык, иген җыеп алу чорын уңышлы тәмамлауны теләде.



ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә РФ кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге советы рәисе Владимир Ермаковтан телеграмма килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге советы рәисе Владимир Ермаковтан Казанның 1000 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы килде.

Телеграммада Татарстан башкаласының меңьеллыгы - тарих һәм бүгенге көн, гасырлар зирәклеге һәм яшьләр энергиясе, бай тәҗрибә һәм иҗади эзләнүләр тезмәсе, дип билгеләп үтелә. Владимир Ермаков Президентка һәм республика халкына сәламәтлек, муллык һәм бәхет теләп, киләчәктә кулланучылар кооперациясе үсеше мәсьәләләре буенча ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек итүгә өметен белдергән.



ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Социаль иминият фонды рәисе Галина Кареловадан телеграмма килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Социаль иминият фонды рәисе Галина Кареловадан телеграмма килде, ул республика Илбашын Татарстан башкаласының 1000 еллыгы белән тәбрикли.

Фонд рәисе Минтимер Шәймиевкә төбәктә социаль иминият мәсьәләләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерә, Президентка һәм Татарстан халкына тынычлык, киләчәктә социаль-икътисади үсеш буенча билгеләнгән планнарны чынга ашыруда уңышлар тели.



Татарстан Президенты исеменә Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевтан котлау телеграммасы килде

22 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевтан Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы килде.

Аман Тулеев бар кузбасслылар һәм шәхсән үзе исеменнән республика Илбашын һәм Татарстан халкын тәбрикли. Казан – вакыт эзләре калган, тарих сулышы сизелгән, гаҗәеп колоритлы күп гасырлык кала. Икенче яктан, Татарстан башкаласы яшь йөзе һәм ашкынулы тормыш ритмы булган шәһәр. Казанның асылы, язмышы һәм үзенчәлекле аурасы нәкъ менә шундый үрелештән гыйбарәт. Аман Тулеев “халыкка карата тәвәккәл һәм ачык позициясе өчен” Минтимер Шәймиевкә тирән ихтирам сүзләрен җиткерә.



ТР Президентына АКШ Конгрессы Вәкилләре палатасы депутаты Курт Уелдоннан котлау хаты килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев адресына АКШ Конгрессы Вәкилләре палатасы депутаты Курт Уелдоннан Казанның 1000 еллык юбилее уңаеннан котлау хаты килде.

Курт Уелдон хатында Минтимер Шәймиевне һәм республика гражданнарын Татарстан башкаласының 1000 еллыгы белән тәбрик итә. "Сезнең җитәкчелектә Татарстан икътисад, мәгариф, мәдәният һәм сәясәттә зур уңышларга иреште. Тотрыклылык иң мөһим казаныш буларак Татарстанны Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән аерып тора," - дип язылган хатта. Республика күп милләтле төбәктә закон һәм хокукларны бозмау, бөтен милләтләр һәм дини оешмаларның кызыксынулары баланста булуы белән үрнәк булып тора, - дип билгеләп үтә конгрессмен. "АКШ һәм Татарстан Республикасы арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Сез һәм Сезнең парламент белән эшләргә өметләнәм", - дип яза Уелдон әфәнде.



Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков исеменә РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловтан котлау телеграммасы килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков исеменә РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловтан котлау телеграммасы килде.

“Казан, Татарстан һәм бөтен Россия халкын чын күңелдән күркәм юбилей – Казанның меңьеллыгы белән котлыйбыз.

Казан – гаҗәеп сөйкемле кала, аның урамнарында йөргән, манараларын күргән кеше аларны беркайчан да оныта алмый.

Казан – татар мәдәнияте формалашкан шәһәр, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Муса Җәлил каласы. Бер үк вакытта ул рус мәдәниятенең күренекле вәкилләре – Державин, Баратынский, Шаляпин шәһәре. Өченче гасырын ваклый башлаган Казан университеты Россиянең иң яхшы һәм атаклы уку йортларының берсе булды һәм шундый булып кала бирә. Без сугыш елларында Казанның дошманны җиңү өчен мөһим урын булып торуын, күп милләтле Россия өчен гомерләрен биргән казанлыларны беркайчан да онытмаячакбыз. Бүген Казан – алдынгы сәнәгать, фән һәм мәдәният шәһәре һәм аның бу роле тагын да үсәчәк. XXI гасыр үз тарихының икенче меңьеллыгын аяк баскан Казан алдында яңа искиткеч перспективалар ача. Алар барысы да чынга ашсын!”



Татарстан Президенты исеменә файдалы казылмалардан файдалану Федераль агентлыгы җитәкчесеннән котлау телеграммасы килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә файдалы казылмалардан файдалану Федераль агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовскихтан котлау телеграммасы килде, ул анда республика башлыгын һәм Татарстан халкын Казанның 1000 еллыгы белән котлый.

“Шәһәрнең юбилее – Көнчыгыш һәм Көнбатышның рухи һәм мәдәни берлеге тантанасын чагылышы. Әлеге бөек бәйрәмнең нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре – халыкларның мәдәни мирасын үзара баетуга ышаныч, туган җиргә мәхәббәт ята”, - диелә котлау телеграммасында. Анатолий Ледовских Казанның уникаль тарихи йөзен саклап калуын, бай рухи һәм мәдәни мирасын тагын да арттыруын тели. Федераль агентлык башлыгы Татарстанның күп милләтле киңлектә тотрыклылык, законнарны һәм тәртипне саклау үрнәге булуда республика җитәкчелегенең зур казанышын билгеләп үтә. А.Ледовских республикада яшәгән барча халыкка тынычлык һәм иминлек, хезмәттәшлек һәм бар башлангычларында уңышлар тели.



ТР Президенты исеменә РФ Хисап палатасы рәисеннән котлау телеграммасы килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашиннан котлау телеграммасы килде. Телеграммада ул республика Илбашын, Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын, Казанның үзенең тарихындагы истәлекле дата белән котлый.

“Казан – Россия территориясендәге иң борынгы шәһәрләрне берсе генә түгел. Ул – толерантлыкның чын үрнәге, дини җирлектә ызгышлар уятмыйча, киресенчә кешеләрне – төрле диннәр һәм милләтләрне бер тату гаиләгә берләштереп, чиркәү һәм мәчетләр янәшә торган кала”, - диелә котлау телегарммасында. С.Степашин шәһәрнең меңьеллык дәвамында туплаган тәҗрибәсе хәзерге Россия өчен бәяләр бетергесез булуын билгеләп үтә. Казан мисалы мәдәниятләр, диннәр, цивилизацияләр диалогы мөмкин булудан тыш, аның инде гамәлгә ашырылуын күрсәтә. Бу уңай тәҗрибәне бөтен илгә таратасы гына калды, ди РФ Хисап палатасы рәисе.



ТР Президенты исеменә Курган өлкәсе губернаторы һәм өлкә Думасы рәисеннән котлау телеграммасы килде


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Курган өлкәсе губернаторы Олег Богомолов һәм өлкә Думасы рәисе Марат Исламовтан Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы килде.

“Сезнең җитәкчелек ярдәмендә Татарстан кыска вакыт эчендә РФнең алга киткән субъектларының берсенә әверелде, ә юбилейга әзерлек барышында Казанны дөнья стандартлары дәрәҗәсенә чыгарган зур эш башкарылды”, - диелә телеграммада. Курган өлкәсе губернаторы һәм өлкә Думасы рәисе республика Хөкүмәтенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Урал арты татарларының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Котлау телеграммасы авторлары ике төбәкнең сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә тагын да ныклырак хезмәттәшлеккә ышаныч белдерәләр.



ТР Президенты исеменә Россия Язучылар берлеге Идарәсе әгъзаларыннан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Язучылар берлеге Идарәсе әгъзалары – Валерий Ганичев, Валентин Распутин, Василий Белов, Владимир Карпов, Егор Исаев, Михаил Алексеев, Владимир Костров, Станислав Куняев, Геннадий Ивановтан Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы килде.

Танылган язучылар республика Илбашын, казанлыларны, татар язучыларын һәм Татарстанның бар халкын Казанның юбилее белән котлый. Котлау телеграммасы авторлары татарстанлыларга сәламәтлек һәм уңышлар тели.



Галимнәр, губернаторлар һәм мэрлар казанлыларны шәһәрнең 1000 еллыгы белән котлый

Казанның 1000 еллык юбилее белән республика башкаласы халкын Калюбия (Мисыр) губернаторы Адли Хуссейн, ЮНЕСКО каршында Россиянең даими вәкиле Владимир Каламанов, Бакуның башкарма хакимият җитәкчесе профессор Гаджибал Абуталыпов, Краснодар шәһәренең муниципаль берәмлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Домбровский, Архангельск мэры Александр Донской, Көньяк Сахалин мэры Федор Сидоренко, Астана акимы Умирзак Шукеев, Тула шәһәре башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Могильников, Благовещенск мэры Александр Мигуля, РФА Президиумы әгъзасы, җитештерү көчләрен өйрәнү Советы рәисе Александр Гранберг, РФА Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Ростислав Рыбаков, РФА Россия тарихы институты директоры, РФА әгъза-мөһбире Андрей Сахаров, Биробиджан мэры Александр Винников, Венгрия фин-угор халыклары милли комитеты рәисе Иштван Фодор котлый.



Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммасы килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы килде.

Котлау юлламаларын Вьетнам Социалистик Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нгуен Ван Нгань, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Юрий Спиридонов, Эл-Корылтай (Алтай) Дәүләт Җыены рәисе Игорь Яимов, Чечня Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Таус Джабраилов, Россиянең Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Александр Жерихов, Казан һәм Вятка епискобы Корнилий җибәргән.

Республика башлыгы адресына Казанның юбилее уңаеннан котлау телеграммаларын ТР Адвокатлар палатасы президенты, РФ Федераль адвокатлар палатасы советы әгъзасы Людмила Дмитриевская, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге белән идарә итүче Айрат Шәфигуллин, «Татстрой» ААҖнең генераль директоры Илгизәр Якупов та җибәргән.



ТР Президенты Минтимер Шәймиев адресына Хәрби фәннәр академиясе президенты армия генералы Мәхмүт Гәрәевтан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев адресына Хәрби фәннәр академиясе президенты армия генералы Мәхмүт Гәрәевтан котлау телеграммасы килде, ул республика Илбашын һәм бөтен Татарстан халкын Казанның 1000 еллыгы белән тәбрикли.

"Бу данлыклы бәйрәм безнең борынгы тарихны, Ауразия, Идел-Кама җирендә тирән тамырларны гына символлаштырып калмый, ә бүгенге Россия Федерациясенең кысаларында безнең халыкның яңадан тууы," - диелә телеграммада. Автор сүзләренчә, бу республика Илбашының, аның көрәштәшләре һәм "гасырлар дәвамында төзелгән юлдан дөрес баручыларның" зур хезмәте. М.Гәрәев үз телеграммасында бөтен Татарстан халкына яңа тормыш төзүдә бердәмлек һәм яңа фидакарь хезмәт тели.



ТР Президенты исеменә Ульян өлкәсе губернаторыннан котлау телеграммасы килде


Татарстан Президент Минтимер Шәймиев исеменә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан телеграмма килде, анда ул Ульян өлкәсе Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән республика башлыгын һәм Татарстан халкын Казанның 1000 еллыгы белән котлый.

“Татарстан башкаласы – чорлар һәм цивилизацияләр, диннәр һәм мәдәниятләр очрашкан урын, биредә илебез рухының бер өлеше яши”, - диелә котлау телеграммасында. Казанның данлы үткәненә ихтирам белән губернатор бөек каланың һәм көчле рухлы халыкның киләчәге зур булыр дигән өметтә кала.



ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне, шәһәр мэрын һәм республика башкаласының бөтен халкын Казанның 1000 еллыгы белән котлады

“Татарстанга беренче рәсми визитымнан ике елдан артык вакыт үтте, әмма Казан һәм аның халкы турында хатирәләр күңелемдә әлегәчә саклана”, - диелә котлауда. Коитиро Мацуура билгеләп үткәнчә, юбилей – милләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү өчен генә түгел, ә үзенең меңьеллык тарихы дәвамында эре мәдәният, фән, сәүдә һәм сәнәгать үзәге буларак дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән Казанның мөһим тарихи ролен халыкара тану өчен дә сәбәп булып тора.

“Мәһабәт Кремле, иман йортлары һәм музейлары булган Казан Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклауга керткән өлеш өчен ЮНЕСКО премияләре һәм медале белән бүләкләнде”, - диелә телеграммада. Шулай да шәһәрнең төп байлыгы – аның кешеләре, дип ассызыклый ЮНЕСКОның Генераль директоры. Бүгенге Казанда 100дән артык милләт вәкиле булган 1,2 миллионнан артык кеше яши. К.Мацуура фикеренчә, әлеге бай күптөрлелек “шәһәрнең гаҗәеп потенциалына ачкыч” булып тора да инде.



ТР Президенты исеменә Иркутск өлкәсе губернаторыннан котлау телеграммасы килде ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Иркутск өлкәсе губернаторы Борис Говориннан котлау телеграммасы килде. “Үзенчәлекле халык һәм күп милләтле республика башкаласы булган Казан халкын юбилей белән чын күңелдән котлыйм”, - дип билгеләп үтә төбәк башлыгы. Аның сүзләренчә, “Казан Россия һәм дөнья мәдәниятендә аерым урын алып тора, шәһәрнең бай һәм мөһим вакыйгалар булган тарихы бар, бай үткәне бүген дә игътибарлы саклана һәм бүген Казан үзенең уникаль истәлекле урыннары белән Бөтендөнья мирасы шәһәрләре исемлегенә керә. Күркәм юбилей көннәрендә Казанның чәчәк атуын, ә аның халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, тотрыклы тормыш телим”, - дип ассызыклаган Б.Говорин.



Татарстан Президенты исеменә Красноярск крае губернаторыннан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Красноярск крае губернаторы – крайның хакимият Советы рәисе Александр Хлопониннан телеграмма килде. Телеграммада ул республика башлыгын һәм Казан халкын шәһәргә нигез салынуның 1000 еллыгы белән тәбрикли. “Татарстан Республикасы Казанның тарихи һәйкәлләре, шәһәрнең бай күп милләтле мәдәнияте, борынгы цивилизация варислары – осталарның искиткеч әсәрләре белән горурлана”, - диелә хөкүмәт телеграммасында. “Казанның бай һәм танылган булуы – күп буын шәһәр халкы казанышы, меңнәрчә күркәм кешеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе”, - дип йомгаклый Александр Хлопонин.



Татарстан Президенты исеменә “Транснефть” АК ААҖ президентыннан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Транснефть” АК ААҖ президенты Семен Вайнштоктан Казанга нигез салынуның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы килде. “Татарстан башкаласы – Россиянең эре икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Казанның тарихи мирасы гомуммилләт һәм дөнья казанышы булып тора”, - диелә телеграммада. “Транснефть” башлыгы шулай ук Татарстан башкаласы халкын тәбрикли, аларга бәхет, иминлек һәм алдагы көнгә ышаныч тели.



ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесеннән телеграмма килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе Станислав Ильясовтан республика башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан телеграмма килде. Телеграммада Россия тарихында илнең борынгы мәдәният, сәнәгать һәм сәүдә үзәкләренең берсе булган Казанның зур роль уйнавы билгеләп үтелә. Станислав Ильясов республика башкаласында яшәүчеләргә һәм бөтен Татарстан халкына тарих, традиция, гореф-гадәтләрен саклауларын һәм киләчәктә уңышларга омтылуларын теләгән.



ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә ИТАР-ТАССның генераль директоры Виталий Игнатенкодан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә ИТАР-ТАССның генераль директоры Виталий Игнатенкодан котлау телеграммасы килде. "Россиянең мәгълүмати телеграф агентлыгы журналистлары Сезне һәм Татарстан халкын республика башкаласының 1000 еллыгы белән чын йөрәктән котлый. Искиткеч Казан шәһәрендә йөздән артык милләт кешесе, төрле дин вәкилләре яши, биредәге татар мәдәнияте, фән, мәгариф, икътисади потенциал Россиядә таныла," - дип яза автор.

"Борынгы шәһәрнең киләчәге зур һәм без чын күңелдән шәһәрлеләргә, Татарстан гражданнарына сәламәтлек, бәхет, муллык һәм уңышлар телибез", - дип ассызыклаган В.Игнатенко.



ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Башкортстанның халык шагыйреннән котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнән котлау телеграммасы килде. Ул анда мәңгелек шәһәр - Казан халкына бәхет теләгән. Танылган әдип Казан юбилеена чакыру өчен рәхмәтен белдергән. "Минем сәламәтлегем зур бәйрәмдә катнашырга комачаулады, әмма чакыру мине шатландырды", - дип билгеләп үткән М.Кәрим.



ТР Президенты исеменә Иркутск өлкәсе губернаторыннан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Иркутск өлкәсе губернаторы Борис Говориннан котлау телеграммасы килде. “Үзенчәлекле халык һәм күп милләтле республика башкаласы булган Казан халкын юбилей белән чын күңелдән котлыйм”, - дип билгеләп үтә төбәк башлыгы. Аның сүзләренчә, “Казан Россия һәм дөнья мәдәниятендә аерым урын алып тора, шәһәрнең бай һәм мөһим вакыйгалар булган тарихы бар, бай үткәне бүген дә игътибарлы саклана һәм бүген Казан үзенең уникаль истәлекле урыннары белән Бөтендөнья мирасы шәһәрләре исемлегенә керә. Күркәм юбилей көннәрендә Казанның чәчәк атуын, ә аның халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, тотрыклы тормыш телим”, - дип ассызыклаган Б.Говорин.



ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Казакъстанның танылган шагыйре Олжас Сөләймановтан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Казакъстанның ЮНЕСКО вәкиле, танылган шагыйре Олжас Сөләймановтан котлау телеграммасы килде. "Мин бәйрәм турында сүз чыккач та Сезне һәм республика халкын зур дата белән барысыннан да алданрак котлый башладым", - диелгән юлламада. "Менә хәзер бәйрәм тантаналары алдыннан сезгә искиткеч гамәлегез өчен ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм", - дип билгеләп үткән автор. Сезнең тарафтан татарлар һәм төрки халыклар тарихына алтын бит теркәлгән.



Татарстан Президенты исеменә Ингушетия Президенты Мурат Зязиковтан котлау телеграммасы килде

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Ингушетия Президенты Мурат Зязиковтан котлау телеграммасы килде. "Сезне һәм Татарстан халкын чын күңелдән Казанның 1000 еллыгы белән котлыйм", - диелә телеграммада. Мурат Зязиков билгеләп үткәнчә, Казан Көнчыгыш һәм Көнбатышның сәүдә һәм мәдәни юллары кисешү урынында урнашкан. Ун гасыр эчендә шәһәр ике мәдәният - православие һәм ислам үзәге буларак формалашкан, милләтара тынычлыкның төрле мәдәни катламнарының гармонияле үрелмәсе мисалы булып тора. "Татарстан башкаласы - бүген Россиядә иң эре мәдәни, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе. Казан борынгы нәфислек һәм заманча биналарның, бай тарих һәм хәзерге сәнәгый, мәдәни үзәк даны гармониясе белән таң калдыра", - дип яза Мурат Зязиков.



Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Вешняковтан котлау телеграммасы килде

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Вешняковтан котлау телеграммасы килде. Телеграммада әйтелгәнчә, 1000 ел - хөрмәткә лаек яшь, ул тирән һәм ихлас ихтирам хисләрен тудыра. "Әмма республика башкаласы нинди яшь һәм күркәм, аның киләчәге дә матур", - ди автор. Казан юбилее уңаеннан Россия ҮСК рәисе республика халкына уңышлар, бәхет һәм иминлек теләгән.



Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммалары килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллык юбилее уңаеннан Федерация Советы әгъзасы Тимур Тимербулатов, Коми-Пермяцкий автономияле округының Законнар чыгару җыены рәисе Валерий Ваньков, Халыкара су асты флоты ветераннары һәм морякларның иҗтимагый оешмасы ассоциациясе президенты Валентин Поникаровский, Авиация двигательләре төзелеше берлеге президенты Виктор Чуйко, шулай ук Дәрдмәнднең (Мөхәммәтзакир Рәмиев) оныклары һәм оныкчыкларыннан котлау телеграммалары килде.


ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә "Российская газета"ның генераль директоры Владислав Фрониннан котлау телеграммасы килде

ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллык юбилее уңаеннан "Российская газета"ның генераль директоры Владислав Фрониннан котлау телеграммасы килде.

Телеграммада бүген Россия тарихын фән, сәнәгать һәм мәдәният үзәге булган Казаннан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел диелгән. "Аурупа һәм Азия чикләрендә урнашкан борынгы шәһәр күп гасырлар традицияләрен генә саклап калмый, ә тотрыклылык, толерантлык, Татарстан Республикасында яшәүче бөтен халыкны хөрмәт итү буенча үрнәк тә булып тора," - дип ассызыклаган Владислав Фронин. Ул Татарстанга киләчәктә уңышлар һәм муллык теләгән.




ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Федераль Җәзаларны үтәү хезмәте директоры Юрий Калининнан котлау телеграммасы килде


ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә Федераль Җәзаларны үтәү хезмәте директоры Юрий Калининнан котлау телеграммасы килде.

Котлауда "Казанның 1000 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм," - диелә. Россиянең сәяси, фәнни-производство һәм мәдәни үзәге булып торган Казанның тарихта өлеше бәяләп бетергесез, дип билгеләп үтә Юрий Калинин. "Республика Сезнең оста җитәкчелек итүегез нәтиҗәсендә дөнья цивилизациясендә Россия Федерациясенең көчле икътисади, интеллектуаль, тарихи һәм мәдәни субъектларының берсе булды. Сезнең Ватанга фидакарь хезмәтегез, Татарстан Республикасының чәчәк атуы өчен керткән шәхси өлешегез халык һәм Россия дәүләте тарафыннан тиешенчә бәяләнгән. Татарстан республикасының демократия һәм гражданнар тынычлыгы принципларын ныгыту буенча куйган көчегез горурлык хисе уята," - дип ассызыклаган Федераль Җәзаларны үтәү хезмәте башлыгы. Юрий Калинин Татарстан башкаласына икътисади үсеш, ә шәһәрлеләргә муллык теләгән.





Татарстан Республикасы Президентына Россия туризмы җитәкчесеннән котлау телеграммасы


Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Федераль Туризм агентлыгы җитәкчесе Владимир Стржалковскийдан котлау телеграммасы килде.

Россия туризмы җитәкчесе республика башлыгын һәм Татарстан халкын башкаланың 1000 еллыгы белән котлап, цивилизация, мәдәният һәм диннәр очрашу урыны булган Казанның тарихны һәм замана динамикасын, гасырлар истәлеген һәм яшьләр энергиясен, киләчәккә омтылышны гәүдәләндерүен билгеләп үтә.

"Казан бүген эре индустриаль һәм мәдәни-тарихи үзәк булып, Россия язмышында бәяләп бетергесез роль уйнады. Казанның танылган истәлекле урыннары безнең илнең төп туристлык үзәге булырга мөмкинлек бирә," - диелә телеграммада.

Владимир Стржалковский Казанга муллык һәм күп гасырлар буе чәчәк атуын теләгән.



Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммалары килүен дәвам итә



Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне Казанның 1000 еллыгы уңаеннан РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы рәисенең урынбасары Владимир Пехтин, Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең Аграр партиясе рәисе Владимир Плотников, Татарстан таможнясы башлыгы Николай Коцюбенко, ТРның Сарытау өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Камил Аблязов һәм төбәкнең Татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма комитеты рәисе Зөфәр Хәкимов тәбрикләгән.





Татарстан Президентына Россия Федерациясенең Конституция Суды Рәисеннән котлау телеграммасы килде


Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькиннан котлау телеграммасы килде.

РФ Конституция Суды башлыгы ТР Президентын һәм Татарстанның күпмилләтле халкын республика башкаласының 1000 еллыгы белән чын йөрәктән котлап, Казанның Көнбатыш һәм Көнчыгышны бәйләүче звено булып калуын, ике мәдәният традицияләрен саклаучы шәһәр икәнен ассызыклаган. "Моны Кремль, Благовещенье соборы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете кебек бердәм архитектура ансамблен төзүче символлар, республика башкаласында даими үткәрелүче Ф.Шаляпин һәм Р.Нуриев исемендәге халыкара фестивальләр, Сабантуй, Нәүрүз һәм Раштуа бәйрәмнәре раслый. Бөтен исемнәрдә дә Татарстанда яшәүче халыкларның дус һәм килешеп яшәүләре, уйланылган дәүләт милләтара сәясәт чагыла," - диелә юлламада.

Валерий Зорькин Казанның Россия һәм Татарстан икътисадына зур өлеш керткәнен билгеләп, казанлыларга киләчәктә дә кабатланмас тотрыклылык, кунакчыллыкны, традицияләрне, тынычлыкны саклауларын, Татарстан һәм Россия файдасына уңышларын арттыруын теләгән.



Татарстан Президентына Кабардино-Балкар Республикасы Президентыннан котлау телеграммасы килде

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Кабардино-Балкар Республикасы Президенты, "Төньяк Кавказ" Ассоциациясе Советы рәисе Валерий Коковтан котлау телеграммасы килде.

Валерий Коков республика башлыгын һәм Татарстанның күпмилләтле халкын Казанның 1000 еллыгы белән котлап, ТР башкаласының милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм килешүне, Россия халыкларын бердәмлеген һәм дуслыгын ныгытуда бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үткән.

"Бүгенге Казан - Россиянең эре сәяси, фәнни-производство үзәге, Россия һәм дөнья тарихы, мәдәниятендә аерым урын алып тора. Бу шәһәр Кремль, мәчетләре, чиркәүләре, бай музейлары һәм китапханәләре, театрлары белән илнең уникаль истәлекле урыны булып тора," - диелә телеграммада.

Кабардино-Балкар Республикасы башлыгы Татарстан халкына тынычлык һәм бәхәт теләгән.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы