Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Россия Федерациясе Дәүләт Советы дәүләт хакимияте институты буларак үзен аклады”

Хәзерге вакытта Казан ратушасында уза торган РФ Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы дәүләт хакимияте институты буларак үзен аклады, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Россия Федерациясендә гомуми хокукый киңлек булырга тиеш, чөнки демократия хокукый нигездә төзелә, ә федерализм – вәкаләтләрне анык бүлешүдә. ТР Президенты Россия Федерациясе зур потенциаллары булган төбәкләр ярдәмендә ныгыячак, дип саный.

Минтимер Шәймиев илдәге милләтара һәм конфессияара проблемаларга аерым тукталды, бу уңайдан үз тәкъдимнәре һәм фикерләре белән уртаклашты. Республика башлыгы Татарстанның лаеклы бер өлеше булын ассызыклады.

Минтимер Шәймиев соңгы елларда республикада ирешелгән казанышлар турында сөйләде. Шул ук вакытта ул файдалы казылмаларга дифференциацияле салым кертү фикерендә торуын белдерде, моны РФнең башка субъектлары да хуплый. ТР Президенты ТКХ өлкәсендә актив реформа, җир реформасы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм зарур, дип саный. Аның фикеренчә, авыл чыгымнар таләп итә, әмма тулысы белән кайтара да, шул исәптән халыкның рухи башлангычларын саклау һәм үстерү өлкәсендә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 26 август 2005 ел