Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин: "Казан метросы өчен Мәскәү һәм Петербург та эшләде"

27 августта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан метрополитенын карады һәм җир асты поездында "Кремль" станциясеннән "Әмәт"кә кадәр бардылар. Дәүләт башлыгы белән метрога ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков та төште.

Метрополитенын "Кремль" станциясеннән карый башладылар. Россия Президенты метрополитен кассасыннан карточка сатып алып, турникет аша платформага узды, аны анда Россиянең транспорт министры Игорь Левитин һәм Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев каршы алды. Делегация метрода "Кремль" станциясеннән "Тукай мәйданына", аннары "Әмәт"кә китте, Россия Президенты анда метро төзүчеләр белән аралашты. Гомумән алганда, Россия дәүләт башлыгы метрода йөрүдән канәгать калды. Ул журналистлар белән тәэсирләрен уртаклашканда, Казан метросы өчен Мәскәү һәм Петербург та эшләвен ассызыклады. Метрода Казан мэры Камил Исхаков һәм РФ субъектлары башлыклары да йөрде.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 27 август 2005 ел