Вакыйгалар хроникасы


27 августта Халыкара ат-спорт комплексында уйнатылган Татарстан Президенты Призы Краснодар краена китә

27 августта Халыкара ат-спорт комплексында өченче ат чабышы тәмамланды. Татарстан Президенты Призына 3 яшьлек һәм өлкәнрәк атлар (2400 метр арага) көрәште. Чабышларның Приз фонды - 3 миллион сум.

Татарстан Республикасы Президенты Призын Краснодар краеның "Восход" ат заводының 2002 елда туган Ментик кушаматлы аты яулаган. Чабышларда Мәскәү, Ленинград өлкәсе, Краснодар, Украина, Казакъстаннан 10 ат катнашты. Татарстан Республикасы өчен ат чабышты, әмма, кызганычка каршы, берсе дә җиңүгә ирешмәде.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 27 август 2005 ел