Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Лукойл" Нефть компаниясе" ААҖнең президенты Вәгыйз Алекперов белән очрашты

30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Лукойл" Нефть компаниясе" ААҖнең президенты Вәгыйз Алекперов белән очрашты. Аннары Вәгыйз Алекперов очрашуда сүз нефтьнең сыйфаты һәм бәясе турында баруын хәбәр итте. Нефть компаниясе башлыгы Татарстан Президенты белән очрашудан канәгать калуын белдерде.

Минтимер Шәймиевне нефтьчеләр проблемалары һәм "Татнефть" белән "Лукойл" арасындагы элемтәләрнең үсеш нәтиҗәләре кызыксындыруын билгеләп үтте. "Хәзерге нефть табу урыннарында геологоразведка эшләре үткәрү өчен күп акча кирәк", - диде ул. Вәгыйз Алекперов аерым компаниянең бу кадәр акча сарыф итәргә көченнән килми дип саный. Шуңа күрә "Лукойл" президенты 2010 елдан соң нефть табу өчен чимал базасы булдырырга консорциумнар оештырырга тәкъдим итә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 30 август 2005 ел