Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев белән очрашты

30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Россия Федерациясенең Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев очрашты. Аннары Вячеслав Лебедев журналистларга Татарстанның суд корпусын формалаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышыну турында хәбәр итте.

"Судьялар билгеләү процессы шактый катлаулы. Хата җибәрергә ярамый, гадел хөкем чыгара белми торган кешегә судья урынын алырга мөмкинлек бирмәскә кирәк," - диде В.Лебедев. Сүз ТР Югары суды бинасы төзелешенә дә кагылды. Вячеслав Лебедев бина киләсе елда төзелә башларга мөмкин, әмма хәзер финанслау проблемасы бар. "Без бу бина төзелешенә федераль бюджеттан инвестиция алу мәсьәләсе буенча фикер алыштык. Объектны 2006 елның май-июнь айларында тапшырырга мөмкин булыр. Бина ачылу республика өчен генә түгел, ә Россия өчен дә зур вакыйга булыр, дип уйлыйм. Бу югары дәрәҗәдә гадел хөкем чыгарыла торган Сарай булачак," - диде Россия Федерациясенең Югары суды рәисе. Татарстанда суд потенциалы югары дәрәҗәдә, әмма моның өчен тиешле дәрәҗәдә финансларга кирәк, ул судьяларга эшләрне һөнәри осталык белән һәм закон тарафыннан куелган вакытта карарга мөмкинлек бирәчәк дип билгеләп үтте Вячеслав Лебедев.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 30 август 2005 ел