Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов белән очрашу үткәрде

30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән республика башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итәргә килгән федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән очрашулар үткәрелә.

ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов белән очрашуы тәмамланды инде. Антон Иванов журналистларга очрашуда ТР Арбитраж судының яңа бинасын төзү һәм төрле инстанциядәге судлар арасында элемтә турында сүз баруын хәбәр итте. Моннан тыш, Антон Иванов Казан һәм республика турындагы хисләре белән бүлеште. Ул республиканың искиткеч хәлдә булуы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерүен әйтте. "Сезнең республикада җиңү рухы сизелеп тора," - дип өстәде Россиянең РФ Югары арбитраж суды рәисе.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 30 август 2005 ел