Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Бүген нефтьчеләр Татарстанның рухи үсешенә дә зур өлеш кертә"

3 сентябрьдә Лениногорскида шәһәргә - 50, "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсенең 60 еллыгы билгеләп үтелде. Шәһәр читендәге Сабантуй мәйданында бу уңайдан халык бәйрәме узls. Әлеге тантаналарда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск хакимияте башлыгы Исхак Садриев, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, "Татнефть" генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башка бик күп рәсми затлар һәм кунаклар катнашты.

Лениногорск шәһәре ерак 1795 елда барлыкка килгән. Ул Иске Писмән бистәсе нигезендә оеша. Башта зур булмаган авыллар рәтендә йөри. 1885 елда авыл үзәгенә әверелә. 1935тә исә биредә Яңа Писмән авылы төзелә.

1943 елның 2 августында Яңа Шөгер авылы янындагы беренче скважинада 617-618 метр тирәнлектә нефть табыла. Соңрак - 1948 елның 28 июлендә Тимәш авылы янындагы 3 скважинада девон нефте барлыгы ачыклана. Шушы бай чыганак табылу белән Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен яңа тарих битләре ачыла. Яңа Писмәндә "Бөгелмәнефть" һәм "Татбурнефть" трестлары оештырыла. Авылга Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан, Сахалиннан күпсанлы бораучылар, төзүчеләр килә. 1950-1955 елларда биредә 126,5 мең квадрат торак йорт сафка баса, һәм 1955 елның 18 августыннан СССР Югары Советы Президиумы Указы белән эшчеләр бистәсенә Лениногорск исеме һәм шәһәр статусы бирелә.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 20 милләттәге 65 мең 592 кеше яши, нефть табу, төзелеш, машина төзү, транспорт, элемтә, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате буенча 80 эре һәм урта ширкәт эшли. Биредә төрле уку йортлары, шифаханәләр бар, шәһәрдә спорт һәм мәдәният үсешенә зур игътибар бирелә.

"Лениногорскнефть" идарәсе исә - Ромашкино нефть чыганагы нигезендә оешкан ширкәт. Аның тарихы 1945 елның 30 маенда Мәскәү Халык комитетының Шөгер нефть промыслын эреләтү турындагы Карарын тормышка ашыруыннан башлана. Үз заманында "Лениногорскнефть", "Татнефть" берләшмәсенең "Әлмәтнефть" ачыла. 1952 елда - "Азнакайнефть", 1956 елда - "Елховнефть", 1962 елда - "Иркеннефть", 1964 елда - төбәк яңа мөстәкыйль нефть табу идарәләрен оештыру Үзәге була.

Шушы 60 ел эчендә "Лениногорскнефть" 44 йөз миллион тоннага якын нефть таба. Хәзерге вакытта әлеге идарә тулысынча автоматлаштырылган комплекстан гыйбарәт. Ул чыганакларны табу, нефть суырту, аны беренче эшкәртү һәм шулай ук нефть табу объектларын проектлау һәм төзү эшләрен алып бара, катламнарның нефть бирүен арттыру юлларын эзли. Соңгы елларда гына инде 30дан артык технология сала алган. Бүген Лениногорк нефтьчеләре Шөгердәге 301-303 катламнарына зур өметләр баглый. Алар хәзерге еллык нефть табышын әле күп вакытта сакларга мөмкин булуын әйтә.

Бүген шәһәр мәйданында узган юбилей чараларында район кунакларын һәм халкын шәһәр башлыгы Исхак Садриев сәламләде. "Лениногорск шәһәренең 50 еллыгына, "Лениногорскнефть" идарәсенең 60 еллыгына багышланган шушы искиткеч бәйрәм тантанасы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу ике юбилейны бергә билгеләп үтү очраклы түгел, чөнки шәһәр халкы һәм нефтьчеләр уртак бурычлар белән аерылмаслык булып берләшкән", - диде Исхак Садриев. Хакимият башлыгы үзенең чыгышында Лениногорск төбәгендә һәрвакыт нефть тармагы беренче урында торганлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә Шәфәгать Тәхәветдинов тырышлыгы белән газлаштыру, асфальт юллар салу мәсьәләләре чишелгән. "Бүген дә Тәхәветдинов җитәкләгән "Татнефть" оешмасы шәһәргә һәрьяктан ярдәм күрсәтә. Шулай ук республика җитәкчелеге булышлыгы белән яңа сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният учреждениеләре ачыла, торак төзелеше дәвам итә. Юбилейга шәһәрдә хатын-кызлар консультациясе, хирургия бүлеге, социаль-педагогика комплексы, ял паркы, балалар музыка мәктәбе кебек мөһим объектлар төзелүе шатландыра. Инде социаль ипотека программасы тормышка ашырыла башлады", - диде Исхак Садриев. Шәһәр башлыгы шушы бәйрәмнәргә әзерлек эшенә ярдәм күрсәткән Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шул уңайдан И.Садриев Татарстан Президентына нефть фонтаны рәвешендәге истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук бәйрәмгә җыелган лениногорскилылар һәм нефтьчеләр алдында ТР Президенты М.Шәймиев, "Татнефть" генераль директоры Ш.Тәхәветдинов, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Р.Нурмөхәммәтов та чыгыш ясады. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов, РФ сәнәгать һәм икътисад министры Виктор Христенконы котлау телеграммалары укылды. ТР Президенты исә лениногорскилыларга Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Федераль агентлыгына мактаулы дипломын да тапшырды. Лениногорск, бөтен Россия күләмендә узган бәйгедә җиңеп, "2004 елның иң төзек шәһәре" исеменә лаек булды.

М.Шәймиев үзенең чыгышында: "Бүген нефтьчеләр нефть табу һәм эшкәртү белән шөгыльләнеп калмый, алар респубиканың рухи үсешенә дә зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте. - "Лениногорскнефть" - бөтен республиканың нефть тармагына нигез салган берләшмә. Беренче нефтьчеләргә, ветераннарга, аларның эшен дәвам итүче бүгенге шәһәр халкына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем һәм юбилей бәйрәме белән тәбрик итәсем килә", - диде Президент.

Илбашы лениногорскилыларга Татарстан нефть корабын һәрвакыт шулай алга таба алып баруын теләде.


"Intertat.ru", 3 сентябрь, 2005 ел.