Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлыйлар

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына туган көне белән котлап телеграммалар килде.

Үзләренең котлауларын Идел буе федераль округында РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ ФҖ Федерациясе советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ ФҖ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу, Союздаш Дәүләтләр дәүләт секретаре Григорий Рапота җибәргән.

Котлау телеграммаларын Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов, Молдавия Республикасының Гагаузия АТБ (Гагауз Ери) башлыгы Ирина Влах җибәргән.

Минтимер Шәймиевне Россия төбәкләре җитәкчеләре котладылар, алар арасында: Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев, Мордва Республикасы башлыгы Владимир Волков, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков, Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-бәк Евкуров, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Липецк өлкәсе губернаторы Олег Королев, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев.

Минтимер Шәймиевне туган көне белән шулай ук күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары, компанияләре  җитәкчеләре, эшмәкәрлек, фән, мәдәният вәкилләре һәм Татарстан һәм Россиянең күп сандагы халкы котладылар.

Алар арасында: Юрий Лужков, Руслан Аушев, Эдуард Россель, Анатолий Чубайс, Олег Белозеров, Сергей Степашин, Константин Цицин, Артур Чилингаров, Олжас Сөләйманов, Мортаза Рәхимов, Владимир Ресин, Алишер Усманов, Герман Греф, Вениамин Попов, Виталий Мутко, Олег Матыцин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте